Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйга котлау - затлы шигырь

Сезне туйга чакырдылармы? Яшь парга котлау сүзләрен әзерләдегезме?

news_top_970_100
Туйга котлау - затлы шигырь

Сезгә ярдәмгә ашыгабыз. Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗан "Туйга бер сүз" дип аталган бик матур эчтәлекле шигырь язып калдырган булган. Шуны ятласагыз, менә дигән туй котлавыгыз әзер!

Сиздерми генә гомерләр

Кояш артыннан бара.

Бара... Тотып туктатырга 

Бер чара табып кара?!

Кояш артыннан еракка

Йөгереп киткән кызны

Гашыйк итеп кайтарган бу

Егетне таныйсызмы?

Парлашып басып торалар

Туй дигән тугайларда.

Онытма: дөнья бәхете

Өзелеп сөйгән ярда.

Ярыңны мәңге җылытсын

Җаныңның ялкыннары.

Беләбез ич, кеше яры -

Дөньяның салкын кары.

Кыз бала - гашыйк егетнең

Ае да, кояшы да.

Ай-кояш кына булышкан

Сезгә бит кавышырга.

Кисәтә безне, балалар,

Кавышалмый калучылар:

Арагызга дошман керсә -

Еланнан яман чагар.

Җилләр дә үтмәслек булсын

Мәңгегә сезнең ара,

Ә кояш бара... бер чара

Тап та, туктатып кара?!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100