news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туйга килгән кунак егете егылып тешләрен, яңак сөяген сындырган — видео

Туйга килгән кунак егете егылып тешләрен, яңак сөяген сындырган — видео

news_top
Туйга килгән кунак егете егылып тешләрен, яңак сөяген сындырган — видео

Америкада бер туйга шаһит булып килгән егет иң дулкынландыргыч мизгелдә аңын югалтып егылган һәм тешләрен, яңак сөяген сындырган. Бу турыда Daily Mail басмасы язган. Шушы вакыйга төшерелгән мизгел видеосын РЕН ТВ сайты күрсәтте.

Кадрлардан күренгәнчә, кунак кыз романтик җыр башкарып маташа, кияү белән кәләш бер-берсен кулыннан гына тотып тора, кунаклар тын калып тыңлый. Шул мизгелдә шаһит егет гөрселдәп җиргә ава. Кунаклар аңа ярдәм итәргә ашыга. Егетне аягына бастыралар, су бирәләр.

Шаһит егет бите белән бик каты бәрелгән. Аның берничә теше, яңак сөяге сынган. Бу егет башына кояш сугып, егылган булуы ихтимал, диелгән бу хәбәрдә. Ул көнне урамда 30 градус эссе булган. Егетне хастаханәгә озатканнар. Шуннан соң туй дәвам иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар