Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйга ике атна кала кыз үтерелгән, сөйгән егете юкка чыккан

Кызның мәетен егетнең әнисе тапкан.

news_top_970_100
Туйга ике атна кала кыз үтерелгән, сөйгән егете юкка чыккан
https://pixabay.com

Мәскәү шәһәре үзәгендә 26 яшьлек кызны үтергәннәр. Аны сөйгән егете үтергән дип шикләнелә. Алар 8 августта туй итәргә җыенган. РЕН ТВ  шул хакта хәбәр итә.

Кызның мәетен егетнең әнисе тапкан. Ул улына өч көн шалтырата алмаган һәм аның фатирына килгән.

Александр белән Марина бу фатирда яздан бирле яшәгән. Күршеләре сүзләренчә, яшьләр тату яшәгән. Фаҗига буласы көнне алар соң кайткан. Бу күзәтү камераларында да күренә. Бу кадрлар буенча яшьләр арасында конфликт фатирга кергәнче үк башланганы күренә. Егет кызына суга һәм подъездга этеп кертә.

Ачыкланганча, егет «Великий Султан» компьютер уены белән мавыккан, аның максаты — мөмкин кадәр күбрәк хатын алу. Яшь парның талашуына шул да сәбәп булырга мөмкин.

Хәзер күршеләре кич Александрны рюкзак асып, подъезддан чыгып китүен әйтә. Шул вакыттан бирле ул юкка чыккан, хәзер аны үтерүдә шикләнелгән зат буларак эзлиләр. Ул Мәскәүдән китеп өлгергән дип фаразлана.

Егет белән кыз кибеттә танышкан. Марина төзелеш материаллары кибетендә менеджер буларак Александрга аш-су бүлмәсе проекты белән булышкан. Шуннан алар очраша башлаган.

Егетнең моңа кадәр дә сөйгән кызына кул күтәргәне булган. Ул тәнендә күгәргән урыннар турында табибтан белешмә дә алган, әмма яшьләр янә дуслашкан.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100