Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйга иң зур бүләк...

Нәни генә кыз тезләрен бөкләп яшел чирәмгә утырган да үксеп-үксеп елый. Ул дөньядагы иң зур фаҗига булган дип уйлый. Шулай булмаслыкмы соң! Аның бит шары шартлады! Зәңгәр төстәге, зур шары…

news_top_970_100

Бу шар кечкенә генә болытка охшаган иде, әмма нәни хуҗабикәсен озак сөендерергә язмаган икән аңа. Агач ботагына эләкте дә, шарт! Мәликәнең кәефе кырылды. Елап җибәрде дә, бер җиргә дә барасым килми, нигә хәзер миңа ул туган көн дип үкседе…

«Бәләкәчем, вакытны кирегә бора алдым бит… Кара әле миңа!» — дип эндәште газиз тавыш.

Әтисе кызының каршысында басып тора. Ә кулында… Ә кулында теге зәңгәр шар! Әз генә кечерәк кебек, әмма төсе нәкъ шул, нәкъ зәңгәр болытны хәтерләтә. Мәликә кычкырып көлеп җибәрде дә, әтисенең муенына ташланды, шарын кайтарган өчен кочаклап рәхмәт әйтте. Бәхетле кыз әнисенә карады да, «Минем әти чын тылсымчы!» - диде. Ул вакытта бу аның өчен бу чын могҗиза булып тоелган иде шул. Әмма еллар үткәч, Мәликә дә могҗизаларга ышанмый башлады.

Туе алдыннан Мәликә бик борчылды, үзенә урын таба алмады. Барысының да нәкъ үзе теләгәнчә булуын, идеаль узуын тели иде шул ул. Ниндидер мөһим әйберне онытудан, нәрсәнедер башкарып чыга алмаудан курка иде…

Туйда үзе өчен мөһим бер кешенең килә алмавына да борчылды. Аннан башка идеаль була алмый шул, ничек кенә тырышмасын, күпме генә көч түкмәсен, булмый…

Әтисе вафат. Яман шеш иң кадерле кешесен кызганып тормады: бик тиз аяктан екты да, теге дөньяга да алып китте. Бу авыру агулы чалгысы белән кешеләрне үтереп йөри торган аҗдаһа булып тоела иде кызга.

Әтисенең вафатына инде 10 ел, әмма барысы да кичә генә булган кебек. Әти-әнисе бер-берсен өзелеп ярата иде һәм кызлары Мәликәне дә шушы мәхәббәттә үстерделәр. Кыз үзен дөньядагы иң бәхетле бала дип хис итте, үзе дә әти-әнисен бик яратты. Ә әтисе белән аеруча үзгә мөнәсәбәттә булдылар. Бала чагында ул күбрәк вакытын әтисе белән уздыра иде, бик теләп төрле конструкторлар җыйдылар, әтисе янында йөреп машиналар төзәтергә дә, өйдә вак-төяк ремонт эшләре эшләргә дә өйрәнде Мәликә. Ә мәктәптә проблемалар башлангач, кызга үз-үзен якларга кирәк булганда әтисе аңа үзен саклау өчен төрле алымнар өйрәтте, үз тормышында булган хәлләрне сөйләде. Алар аерылгысыз иде. Беренче мәртәбә гашыйк булгач та кыз әтисе янына килде. Әтисе янына диванга утырды да, бер малайны ошатып йөрүен, ә тегесенең үзенә бөтенләй дә игътибар итмәвен сөйләде. Ә әтисе кызының битеннән йомшак кына чеметеп алды да, үзеңә лаек булмаган кешеләр өчен кәеф төшерергә кирәкми дип юатты.

«Балакаем, димәк, бу синең кеше түгел. Башкасы булыр! Сине кулында гына күтәреп йөртә торган, сине генә уйлаган, кайгыртып торган кеше булыр, Алла боерса! Һәм сез бик бәхетле булырсыз. Ә менә сиңа игътибар итмәгән кеше — ну, чын дурак инде ул. Шундый принцессаны кулыннан ычкындырган өчен терсәген тешләргә теләр. Әмма бик соң булыр инде, чөнки син үзең аңа борылып та карарга теләмәячәксең», — дип кызына киңәшләр бирде әтисе.

Мәликә елмаеп әтисен кочаклады да: «Әтием, син иң яхшы әти!» — дип битеннән үбеп алды.

Бу сөйләшү алар гаиләсенә кайгы килер алдыннан булган иде. Әтисенә дәвалап булмый торган яман шеш диагнозы куйдылар.

Мәликә әтисенең сүзләрен исенә төшерде дә, моңаеп кына көзгедәге чагылышына карады. Инде иртәгә иртән ул ир хатыны булачак, кияүгә чыгачак. Әтисе исән булса, аның ничек сөенүен, туйның ничек узачагын күз алдына китерде.

«Кызым, нәрсә уйлаганыңны беләм…» — дип әнисенең дәшүе сискәндереп җибәрде.

Үз уйларына чумып, Мәликә әнисенең бүлмәгә кергәнен дә сизмәгән иде.

«Миңа да шулкадәр җитми ул, әмма әтиең гел яныбызда. Ул безне күреп тора һәм мондый мөһим вакыйга алдыннан синең борчылуыңны, елавыңны бер дә теләмәс иде. Барысы да яхшы. Иртәгә син бәхетле хатын булачаксың, кызым. Илшат бик яхшы егет. Әтиең дә аны ошаткан булыр иде», — диде әнисе.

Әнисе кызын кочагына алды, ә Мәликәнең бите буйлап күз яшьләре тәгәрәп төште. Мәликәнең кычкырып елыйсы, бүре булып улыйсы килде. Күңеленә шулкадәр авыр иде. Әнисе аркасыннан, чәчләреннән сыйпый, барысы да яхшы булачак, әтиең безне гел саклап торыр дип пышылдый…

Шунда кинәт кенә Мәликәнең исенә элегрәк булган бер хәл искә төште. Бер егет аны очрашуга чакырган иде. Шунда әтисе бик кырыс кына караган иде ул егеткә. Алар кинога гына барып кайтты, әмма әтисе башын селкеп: «Бу егет сине бәхетле итә алмаячак, кызым. Ир-атның куллары ирләр кулы кебек булырга тиеш, ә хатын-кызныкы кебек түгел… Ә бу күренеп тора — ак сөяк, кулы эш күрмәгән. Андыйлар эшкә яраксыз була ул. Менә үсеп җиткәч, үзеңә кияү сайлаганда чын ирләрчә тикшерү оештырырмын мин аңа. Әгәр утны-суны кичеп чыга алса, димәк, ул синең ирең була алачак», — дигән иде.

Мәликә әтисеннән көлде генә. Янәсе, хәзер инде ирләр башка төрлеләр. Хәзер ир-атларның күбесе акчаны кабинетта гына утырып эшли, хәтта авыр эштә эшләүчеләрдән дә күбрәк акча эшләргә мөмкин. Әлбәттә, куллары да йомшак булыр, ут-суны да кичә алырлар микән… Әмма әтисенең фикере нык иде: әгәр кадак кага, утын яра белми икән, ир-ат түгел инде ул…

«Шешә бөкесе кебек офисыннан чыгып очты ди? Шуннан нишли ул? Әгәр берәр борчу-мәшәкать килсә? Басу сукаларга чыгарга туры килсә? Дөнья бит ул, кызым…» — дип баласын дөрес булмаган адымнан сакларга тырышты әти кеше.

Мәликәнең егете Илшат барысын да үзе эшли иде. Мәликә белән икесе өчен үзе өй дә төзи башлады. Дуслары ярдәм итте, әлбәттә, әмма үзе бер эштән дә куркып тормый. Илшат нәрсәсе беләндер әтисенә дә охшап китә. Бәлки шуңа күрә Мәликә Илшатны сайлагандыр… Әти кеше кызлар өчен үрнәк һәм алар әтиләренә охшатып ир сайлый дигәнгә бик шикләнеп кенә карый иде Мәликә, әмма хәзер ышана башлады бугай.

Һәр кыз хыялланган иртә килеп җитте. Мәликә кәләштән ир хатынына әйләнәчәк, ире белән икесенә җылы, матур, рәхәт оя корачаклар, гаилә учакларын кабызып җибәрәчәкләр. Ә күзләрендә яшь… Күңелендәге әрнүне җиңеп, Мәликә үзен күтәренке кәефтә булырга мәҗбүр итте. Тәрәзәдән чалт аяз күккә төбәлде, рәхәтләнеп елмайды.

«Әтием, әгәр син мине күрсәң икән… Белеп тор, син миңа шулкадәр җитмисең! Бу көнне янымда булуыңны шундый теләр идем… Гел янымда булуыңны теләр идем!» — диде ул.

Җан сыкравына түзә алмаган кыз елап җибәрде. Күз яшьләре яңакларында дымлы эзләр калдырып, елга булып акты. Әрнегән күңелендәге яра эзләрен көйдерде. Вакыт дәвалый дисәләр дә, инде тугыз ел узуга карамастан, бу яралар җанны өтеп тора шул. Үзен кулга алып, бераз тынычланып, Мәликә әзерләнә башлады. Вакыт аз калып бара, ә эшлисе эш күп…

Менә аның колагына вальс көе ишетелә. Түрдә шат елмаеп, аны булачак ире көтеп тора. Мәликәнең дулкынланудан тез буыннары калтырый, әкрен генә атлый башлады. Ә үзе әтисен янәшәсендә итеп тоя.

Яшьләрнең туй программасы бераз башкачарак иде. Алар караңгы төшкәч паркта фонарь яктысында фотосессия ясарга теләделәр. Банкет барышында тамада бүләк бирүне игълан итте. Беренче булып Мәликәнең әнисе менде. Елмаеп кызына карады, ә үзенең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый.

«Кызым, син бу бүләкне мәңге онытмаячаксың», — диде әнисе калтыранган тавыш белән.

Шул мизгелдә залга тугыз зәңгәр шар очырдылар. Зәп-зәңгәр, зур шарлар, әйтерсең болытлар. Ә күз яшьләре елгадай ага. Соңыннан стенада эленеп торган телевизордан таныш тавыш ишетелде…

«Исәнме, балам! Әгәр син бу роликны карыйсың икән, димәк, мин сине шәхсән котларга, битләреңнән үбәргә туеңа килә алмаганмын. Минем өчен тормыш шулай хәл итте инде, әмма мин һәр мизгел өчен рәхмәтле. Бу дөньяга туганым өчен, иң яхшы хатын белән кызның миндә булганы өчен мин бик рәхмәтле… Кызым, мин синең белән бик горурланам, яратам.

Йөрәгемдә әниең белән синең исеме мәңгегә уелып язылган. Чөнки мәхәббәт мәңгелек. Ул беркайчан да үлми! Мөгаен, син сынаулар турында онытмагансыңдыр һәм булачак иреңне ут-судан уздыргансыңдыр. Моны үзеңә генә эшләргә туры килгәне өчен кичер, кызым. Белмим, аннан (бармагы белән күккә төртеп күрсәтте) ничек тә булса ярдәм итә алырмынмы… Әмма сезнең белән бер генә борчу да булмасын өчен гел янәшәгездә булырмын.

Кызым, зәңгәр шарың шартлаган көнне хәтерлисеңме? Син бик еладың, ә минем йөрәгем өзгәләнде… Менә нәрсә… Мин ул көнне тагын 10 шундый зәңгәр шар сатып алдым, шартлаган шар урынына берсен кабарттым да сиңа бирдем. Ә калган тугызын әле менә кесәмнән табып алдым. Һәм шушы видео кебек, ул шарларның да сиңа туй бүләге булуын һәм чын яратуның үлмәвен искәртеп торуны телим. Бәхетле бул, балакаем! Ә хәзер кияүгә мөрәҗәгать итәргә телим… — әтисенең битеннән яшьләр ага иде, ул үзен нәрсә көткәнен белгән, кызын шәхсән үзе котлый алмаячагын белгән, һәр сүз аңа авырлык белән бирелә, әмма җан ярасын басып сөйли. — Менә шулай танышуыбыз кызганыч, кияү. Кызым сине сайлап ялгышмагандыр дип ышанам. Мин аңа ышанам. Һәрвакыт ышандым!

Шуны гына әйтәсем килә — күз карасы кебек сакла аны. Бер-берегезне яратыгыз, саклагыз, кадерегезне белегез. Язмыш биргән һәр мизгелнең кадерен белегез, башкача ярамый… Үзеңнән берни дә тормаслык дәрәҗәгә җиткерергә ярамый. Бары тик тормыш белән ләззәтләнегез. Бер-берегезне соңгы мәртәбә яраткан кебек яратыгыз. Бәхетле булыгыз! Мин сезне күзәтеп торырмын, балалар!»

Әтисе авыртуын җиңәргә тырышып елмая. Кызына бары тик ул гына шулай ихлас, эчкерсез итеп елмая белән иде. Бөтен зал мышык-мышык елады, котлау беткәннән соң барысы да алкышлады. Илшат бәхеттән үксеп елаган хатынын кочагына кысты. Әтисенең туйда булу җаен тапканга бик бәхетле иде ул… Шушындый бәхетле көндә кызына ярдәм итте бит әтисе. Мәликә аягына көчкә басып, әнисе янына килде, кочаклап алды.

«Рәхмәт», — дип пышылдады ул.

Бу иң яхшы туй бүләге иде, юк, алай гына түгел, гомере буе алган бүләкләрнең иң-иң яхшысы иде бу! Туй фотосессиясендә кәләшнең макияжы беткән иде инде, әмма шуңа да карамастан, фотолар искиткеч матур иде, Мәликә бәхетеннән балкый. Чөнки аның яраткан әтисе янында булу хыялы беразга гына булса да чынга ашты...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100