Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйга бара торган автобус күпердән елгага төшеп киткәч, бер гаиләдән 15 кеше үлгән

Барлыгы 24 кеше һәлак булган, 12 кешене коткарып калганнар.

news_top_970_100
Туйга бара торган автобус күпердән елгага төшеп киткәч, бер гаиләдән 15 кеше үлгән
https://pixabay.com

Шимбә көнне Кениядә суга баткан автобуста егермедән артык кеше һәлак булган. Автобус пассажирлары туй тантанасына баручы хор җырчылары булган. 

Мвинги шәһәрендәге католик чиркәү хоры утырган автобус елгага төшеп киткән. 19 кеше үлгән, дип хәбәр итә «Вести» каналы.

Йөртүче ир-ат автобусны су баскан күпер аша алып чыгарга маташкан. Ләкин агым бик көчле булу сәбәпле, транспорт елгага төшеп киткән. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Соңрак РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар саны 24 кешегә җиткән, 12 кешене коткарганнар. Алар арасында дүрт бала һәм сигез олы кеше бар. 

Һәлак булган 15 кеше барысы да бер гаиләдән була. Алар туйга бара. Фаҗигадән соң, туй булмый.

Автобус Энзиу елгасын кичеп чыкмакчы була. Тик йөртүче идарәсен югалта. Автобус сул якка янтая һәм суга ава. Полициядә хәбәр ителгәнчә, салондагы кешеләр католик чиркәү әгъзалары. Алар 70 яшьтән олырак ир белән хатынның туенда җырларга тиеш булган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100