Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Туйга ашыгучы кәләш утырган вертолет һәлакәткә очраган (видео)

Фаҗига булса да, туйны кичектермәгәннәр.

news_top_970_100
Туйга ашыгучы кәләш утырган вертолет һәлакәткә очраган (видео)

Бразилиядә Сан-Паулу штатында үз туена ашыккан кәләш утырган вертолет һәлакәткә очраган, аңа ут капкан.

Бәхеткә, кәләшкә бернинди зыян килмәгән. Аның белән баручы өч кеше имгәнгән, дип РИА Новости хәбәр итте.

Һәлакәт булса да, туйны кичектермәгәннәр. Кәләшне кияүгә илтеп биргәннәр.

Шаһитлар сүзе буенча, вертолет һавада әйләнгән һәм җиргә егылып төшкән. Кәләш һәм пилот вертолеттан чыгып кырыйга качарга өлгергән.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр вертолетка ут капканчы, кешеләрне чыгарганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100