Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туйдырдың инде син!» Гүзәлемне начар блогер булуда гаеплиләр

Инстачылар җырчы Гүзәлемнең инстаграм сәхифәсен кызык түгел дип тапкан.

news_top_970_100
 «Туйдырдың инде син!»   Гүзәлемне начар блогер булуда гаеплиләр
Владимир Васильев

нстаграмдагы 158 мең язылучысы арасында популяр җырчы Гүзәлемне начар блогер булуда гаепләүчеләр табылган. Баксаң, бер ханым, иң элек, җырчының инстаграм аккаунтында бик күп реклама ясавына дәгъва белдергән.

Соңыннан әлеге ханым җырчыдан һәм аның кызык булмаган инстаграм сәхифәсеннән туйганлыгын язган. «Туйдырдың инде син! Син бик күп була башладың! Дөрес итеп сөйләшергә, фикерләреңне җиткерергә өйрән! Әйбәт җырлыйсың! Тик синнән яхшы блогер чыкмый! Сәхифәң кызык түгел!», — дип зарларын белдергән ул җырчыга.

Гүзәлем дә җавапсыз калмаган: «Кызык булмагач нигә карарга? Үземнең аккаунттан бу кешене азат иттем. Туйдырганмын икән мин аны».

Шулай итеп Гүзәлем бер инстадусты белән саубуллашты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100