“Туйдырды бу мәктәп!”: Чаллыда суд яшьләрнең ВКонтактедагы төркемнәрен ник япкан?
Яр Чаллы суды прокуратура шикаятен хуплады һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендә яшьләр экстремизмы бар дип тапкан ике пабликны япты. Сүз “ТЫ ТМЗ ЧЕЛНЫ 17+” һәм “Челнинский модник” төркемнәре турында бара.
Төркемнәрдә хөкем сөргән “тәртипсезлеккә” иң беренче булып Чаллы җәмәгатьчелеге игътибар итте. "ТЫ ТМЗ ЧЕЛНЫ 17+” мәктәп төркемендәге кимсетүле язмалар кешеләрнең ачуын чыгарган. Олылар “гайбәт һәм имеш-мимеш чүплеген” ябуны таләп иткәннәр. Һәм аларның таләпләре үтәлде.
Яшүсмерләр үче: үпкәләтүчене фотога төшереп төркемгә урнаштыру
Шәһәрдә яшәүче бер ханым иптәш хатынының кызы нинди төркемнәрдә утырганын ачыкларга тели. Шулай итеп ул “ТЫ ТМЗ ЧЕЛНЫ 17+” төркеменә юлыга. Һәм андагы берничә язманы укыганнан соң шок кичерә.
Бу төшенчәләрне цензура аша үткәрсәң, “Син мине туйдырдың” дигәнне аңлата. Анда 12 меңләп кеше язылган була. Нигездә мәктәп укучылары һәм студентлар. Яшь чикләвенә карамастан (+17) төркемгә кечерәк балалар да кергән.
Балалар сайтта үзләре яратмаган кешеләрнең фотоларын урнаштыра. Бу кешеләр нинди дә булса сәбәп белән аларны туйдырганнар яки ошамыйлар. Тәнкыйтькә “артык текә” булган, “ялган” кием, аяк киемнәре киеп йөргән, үртәүчеләр һәм бәйләнчекләр дучар була. Үзләренең тышкы кыяфәтләрен гадәттән тыш үзенчәлекле дип санаган кызларга да "эләккән".
Фикер алышу чын мәктәпчә: монда кемнеңдер бетчәләреннән, тәнәфестә үз-үзләрен тотуыннан, кычкырып сөйләшү манерасыннан, бәйләнчек мөнәсәбәтеннән көләләр.
Физик мөмкинлекләре аркасында сәләтлерәк классташларына яки укучылар төркеменә каршы тора алмаганнар өчен бу паблик җиңел юл булып киткән. Төркемдә “хурлык тактасын” да булдырганнар. "Гаепле" дип табылган балаларның фотоларын шунда куеп барганнар.
Пабликтан фото
Мәктәп укучылары танышларының тормышы турында сөйләшергә дә оялып тормаган. Өеннән китеп, ашханәдә эшләп йөргән кыздан көлгәннәр. Икенче очракта сеңлесен яклый алмаган малайдан көлгәннәр.
Көнләшү шәйләнгән фото да барлыкка килгән. “Нинди эш бу? Кызлар икелегә укый, ә әти-әниләре аларга айфон бүләк итә”, дип язылган.
Башка очрак: кадет формасы кигән кыз иптәш кызының җилкәсенә кулын куйган, ә анда свастика сурәтләнгән.
Уку йортына карата тискәре фикерләр әйтелгән язмалар да бар. Пабликта мәктәп фотосы һәм “Ничек туйдырды ул мине, монда гомергә кәбестә исе аңкый, яндырасы килә шуны” дигән язма да бар иде
Телефон камераларына укытучылар да, башка олы кешеләр дә эләккән. Мәктәп укучысына сыра яки тәмәке сатмаган сатучы сурәте астында автор бик күп сүгенү сүзләре язган.
“Бу гайбәт, үртәү, пычрак имеш-мимешләр оясы!”
“Балалар сафсатасын” укыган ханымның ачуы чыга һәм ул Чаллының башка паблигында ачулы язма бастыра. Ул кече яшьтәге язучыларга цензура кертергә, ә “ТМЗ” администраторларын җаваплылыкка тартырга тәкъдим итә.
Аның язмасы астында бик озын фикер алышу булган. Олы кешеләр төркемдә катнашучылар һәм администраторларның классташларын һәм танышларын кимсетеп язган постларын гаепләгән.
“Бу паблик белән тиешле органнар шөгыльләнергә тиеш. Нинди төркем бу? Кешеләрне кимсетү – нормаль күренеш түгел. Алар үзләренә куркыныч тамгалар эленүен белми дә”, - дип язган бер хатын-кыз.
“Коточкыч! Админнар, “уголовка” кирәк сезгә. Бу бит гайбәт, үртәүләр һәм пычрак имеш-мимешләр оясы!” - дип яза башкасы.
Ләкин, фикер алышучылар арасында әлеге күренешнең бернинди начар ягын күрмәүчеләр дә бар.
“Без үзебез балаларыбызга текә телефоннар алдык. Аларга интернетта утырырга рөхсәт иттек, ә үзебез эшкә чумдык. Балаларны тынычлыкта калдырыгыз инде, үсәрләр дә үзләренең дөрес эшләмәүләрен аңларлар”, - дип язган бер Чаллы кешесе.
“Үзегезнең мәктәптәге вакытыгызны искә төшерегез. Һәркемнең дә кушаматы бар иде, укытучыларныкы да. Тарттык, эчтек, дискотекаларда шаша идек. Ул вакытта телефоннар булса, без дә челтәргә кертеп барган булыр идек. Заманы башка иде, ә әхлак бөтенләй үзгәрмәде”, - дип язган икенчесе.
Төркем администраторлары да дәшми кала алмаган. Алар шундук үзләрен яклап чыккан. Беренче эш итеп, алар төркемнең “шапкасында” администрациянең контент өчен җавап бирмәве турында кисәтү барлыгын әйткәннәр.
“Ха-ха, олылар уянды. Без мондый әдәпсез түгел. Сез үзегез балаларыгызны шулай тәрбияләгәнсез. Алар яшьтәшләре турында җиңел генә шундый әйберләр яза”, - дип язган администраторларның берсе.
“Барысын да ата-аналарга гына аударып калдырырга кирәкми. Сез шундый төркем ачкансыз, анда теләсә кем партадашы турында буш сүз яза ала. Сез яшүсмерләр деградациясенә ярдәм итәсез. Бу наркомнның әти-әнисен гаепләп, аңа доза бирү белән бер!” - дип җавап биргән бер оппонент.
Бәхәскә ноктаны прокуратура куйды
Бәхәскә Яр Чаллы прокуроры катышты. Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Рамил Шәрипов "Татар-информ"га сөйләгәнчә, күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре тикшерү уздырган. Алар “ТЫ ТМЗ ЧЕЛНЫ 17+” төркемендә ирекле мәгълүмат барлыгын ачыклаган. Анда яшүсмерләрне мыскыллау, җинаять кылуга өндәүләр бар, әхлаксыз һәм асоциаль тәртипны пропагандалай ярылып ята.
Төркем кешеләрне, шул исәптән яшүсмерләрне криминаль субкультурага җәлеп итә, җинаять кылуга һәм башка хокук бозуларга өнди. Прокуратура шундый нәтиҗә ясый һәм пабликны ябуны таләп итеп судка шикаять яза. Суд күзәтчелек ведомствосының шикаятен тулысынча хуплаган.
“Челнинский модник” төркемендә исә язылучылар күбрәк, 17 меңләп булган. Ләкин яшүсмерләрнең ныгып өлгермәгән аңына аның җимергеч йогынтысы ул кадәр үк көчле булмаган.
“Бүген Россиянең берничә шәһәрендә, шул исәптән Чаллыда да яшьләр хәрәкәте барлыкка килде. Анда катнашучылар яшьтәшләрен ялган киемнәр, ягъни бренд атамасы язылган киемнәр өчен кыйный. Күпсанлы роликларда яшьләрнең, яшүсмерләр янына килеп: “Чынмы, түгелме?” дип сораулары тасвирлана. Еш кына футболкалар, хәрби стильдәге курткалар, камуфляжлар, патч-наклейкалар өчен “аңлату” сорыйлар. “Мода патруле” футбол җанатарлары киеп йөри торган Stone IsLand компаниясе футболкаларын һәм курткаларын, New balance кроссовкаларын яклап чыга. Әгәр яшүсмер алар рәтендә түгел икән, аңа җавап бирергә туры килә”, - дип сөйләде Шәрипов.
“Челнинский модник” төркемендә укучылар үз “кыяфәтләрен” фотога төшереп керткәннәр һәм башкаларга мондый кием кияргә ярыймы дигәнрәк сорау биргәннәр.
Яр Чаллы суды карары буенча әлеге төркемнең эшчәнлеге законга каршы дип табылган. Суд төркемне ябу карарын чыгарды.
“Интернет – без ачкан Пандора тармасы”
“Татар-информ” агентлыгы хокук саклау органнарының репрессив алымнарыннан файда булачакмы, дигән сорау белән белгечләргә мөрәҗәгать итте.
20 нче мәктәпнең тарих укытучысы Раушан Вәлиуллин сүзләренчә, мондый алымнарның файдасы шикле.
“Контент шактый биздергеч, комментарийлар да бик тә күңелгә ятышсыз, - диде педагог “ТЫ ТМЗ ЧЕЛНЫ17+” төркемендәге язмалар белән танышкач. – Анда таныш укучыларның һәм хәтта укытучыларның да фотоларын күрдем. Димәк, эчтәлек уйлап чыгарылган түгел, чынбарлыкта булган кешеләр турында мәгълүмат кертелә дигән сүз. Төркем эшчәнлегенә һичшиксез хокукый бәя бирелергә тиеш. Монда хәтта административ җаваплылык та сизелә”.
Раушан Вәлиуллин социаль челтәрләрдә һәм Интернетта чикләүләр һәм тыюлар белән генә эшләп булмый дип саный.
“Мин, демократия тарафдары буларак, тыелган мәгълүмат үзенә тагын да ныграк кызыксындыру уятканына ышанам. Әгәр яшьләр мохитендә нәрсәдер тыела икән, кагыйдә буларак бу “тыелган җимешкә” кызыксыну уяна. Шуңа күрә, минем фикеремчә, гади генә карарлар белән алданырга кирәкми. Яшьләр мохитендә тәрбия эшен дәвам итәргә, гомуми культураны үстерергә, интернет-грамота дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Бу бер көнлек кенә эш түгел. Мәктәптә һәм башка теләсә кайсы белем бирү оешмасында бу даими алып барылырга тиеш”, - диде Вәлиуллин.
“Мондый төркемнәрне ябу файдасыз. Без моның аша уздык инде. Бернинди яхшы нәрсә дә килеп чыкмый. Бер төркемне ябалар, икенчесен ачалар. Исеме башка, ә эчтәлеге якынча шундый ук булачак”, - дип саный “Диалог” психология-педагогия үзәге хезмәткәре Вера Никулина.
Аның сүзләренчә, Интернет ул – нинди җимергеч көчкә ия булганын аңламыйча ачылган Пандора тартмасы.
“Интернет психологияне, хәтта үсеп килүче буынның баш мие структурасын да үзгәртә. Һәм бу психологик түгел, ә социаль проблема. Чөнки хәзер җәмгыятьтә агрессия бик югары, ул бастырыла һәм башка юнәлешкә җибәрелә. Ә бастырылган үпкә, авырлык, аңлашылмаучанлык исә нәтиҗәдә шушындый социаль төркемнәрдә чынга ашырыла. Негатив хисләр белән эшләргә, аларны ничек тә булса чыгарырга кирәк. Монда әти-әниләргә һәм педагогларга бер генә нәрсә тәкъдим итеп була – балаларга үз агрессияләрен социаль яктан яраклы алымнар белән чыгарырга өйрәтү”, - диде психолог.
“Пычракта коендыруны туктатырга кирәк дип уйлыйм. Бу турыда сөйләшеп тору да урынсыз, - дип үз фикерен белдерде кибердружинник Дмитрий Джос. – Һәм шунысы мөһим: яшьләр белән кваллификацияле эш алып барырга кирәк. Алар белән сөйләшергә кирәк. Социаль челтәрләрдә генә түгел, ә җанлы аралашу мөһим. Чөнки хәзер яшь кешенең акылы өчен чын мәгънәсендә мәгълүмати сугыш бара. Кеше аңы белән идарә итү югары профессиональ дәрәҗәдә, психотехника кулланып алып барыла – моны анык аңларга кирәк. Хәзер кешене программа кебек “ясарга” була. Һәм олылар белән гел барып чыкмый да, чөнки ул инде шәхес буларак формалашкан. Ә балалар белән моны эшләү бик җиңел”.
“Шуны да онытырга ярамый: бүген алар яшьләр, иртәгә – җәмгыять. Шуңа күрә яшүсмерләргә бары тик 8 “В” классындагы Вася Пупкинга караган кебек кенә карарга ярамый. Алар булачак электричка йөртүче, очучы, табиб, укытучы. Ягъни, социумга файда да, зыян да китерә алучы”, - диде Дмитрий.
Зыянлы контентка барлык сылтамалар да компетентлы органнарга җибәрелергә тиеш, дип саный ул.