news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туйдан соң хатынының йөзен күреп, ирнең коты очкан

Хатынының битендә сакалы булуын, ирләр тавышы белән сөйләшүен күреп, кияү шунда ук аерылышырга гариза биргән, тик суд аны кире борган.

news_top
Туйдан соң хатынының йөзен күреп, ирнең коты очкан
Һиндстанда кәләшен бер тапкыр да күрмәгән килеш өйләнгән кияү бик уңайсыз хәлдә калган. Бу турыда "Известия" хәбәр итә.

Ир башта сакалны яхшылап күрмәгән. Чөнки кыз каты бизәнеп, битендә төкләрен яшергән булган. Бер атна чамасы вакыт узгач, ир хатынының ир-ат тавышы белән сөйләшүен дә абайлап алган.

Кияү кызның ата-анасына барып, хәлне сөйләгән. Кызның туганнары исә кәләшне кире алудан баш тарткан.

Ир судка мөрәҗәгать иткән. Тик судта да аңа каршы төшкәннәр, аерылышу өчен сәбәп юк дип, кире борганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар