Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйдан соң бер айдан хатын ирен чәнчеп үтергән

37 яшьлек хатын белән 29 яшьлек ир бер-берсен хыянәттә гаепләгән.

news_top_970_100
Туйдан соң бер айдан хатын ирен чәнчеп үтергән

22 декабрьдә Башкортстанның Хәйбуллин районындагы авылларның берсендә шәхси йортта 29 яшьлек ир-ат мәете табыла. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте. 

Фаҗига урынын тикшергәннән соң, бу кешене хатыны үтергәне ачыклана.

«Ир белән хатын үз өйләрендә спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Икенче көнне аларның өйләнешкәненә бер ай тулырга тиеш була. Табын артында утырганда яшь кияү белән кәләш талаша башлый. Алар бер-берсен хыянәттә гаепли. Талаша торгач, 37 яшьлек хатын пычак ала һәм иренең муенына берничә тапкыр кадый», — дип сөйләгәннәр агентлыкка Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.

Яраланган ир-ат урамга йөгереп чыга. Күршеләренә барып җитә һәм ашыгыч ярдәм чакыруларын сорый. Ләкин бу кеше табиблар килгәнче җан бирә.

Авыр җинаятьтә гаепләнүче хатынны кулга алганнар. Аны сак астында тоту турында карар чыгарылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100