news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туйда сыйланганнан соң, меңләп кеше агуланган

Кияүнең әтисе бәйрәм табынына 15 меңләп кеше җыйган.

news_top
Туйда сыйланганнан соң, меңләп кеше агуланган
https://pixabay.com

Һиндстанда бер туйда бәйрәм иткәннән соң, меңләп кеше агуланган. Бу турыда Һиндстан басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Меңнән артык кеше агулану билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Алар барысы да туй бәйрәм иткәндә сыйлануын әйткән.

Туй узган пәнҗешәмбе көнне Гандинагар шәһәрендә була. Кияүнең әтисе — биредәге Конгресс башлыгы булып эшләгән. Ул баласының туена 15 мең чамасы кеше җыйган.

Бәйрәм табынында сыйлангач, берничә сәгать узуга агулану билгеләре булган кешеләр хастаханәгә килә башлый. 

Хәзерге вакытта табиблар 1057 кешегә ярдәм күрсәткән, аларның гомеренә куркыныч янамый. Бу кешеләрнең нидән агуланганы әлегә ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар