Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйда кыз урлау аркасында, низаг килеп чыккан

Кияүнең туганы кәләш урлаучыны якасыннан сөйрәп, машинадан чыгарган.

news_top_970_100
Туйда кыз урлау аркасында, низаг килеп чыккан
https://pixabay.com

Сызрань шәһәрендә бер туйда кыз урлау зур җәнҗал белән тәмамланган. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Туй мәҗлесе вакытында кунакларның берсе кәләшне урамга алып чыга һәм машинага утыртып китә башлый. Бу хәлне кияүнең 43 яшьлек туган абыйсы күреп ала һәм машинага ташлана.

«Абый ОМОНда эшләгән кеше булып чыкты. Ул кәләшне урлауны сизеп ала һәм юлга аркылы чыгып баса. Машина тормозлый башлагач, абый кеше машина йөртүчене якасыннан сөйрәп чыгара, капотка яткыра. Нәкъ хокук саклау хезмәктәрләре кебек эшләп, ул кәләш урлаучыны туктата, баш миен чыгару белән яный», — дип сөйли туйда видео төшереп йөргән Олег.

Кәләшне урларга маташкан кунак кеше бик куркып кала, ул ярдәм сорап ялвара, шаяртканын әйтә. Кәләшне кияүгә акчага сатып бирә торган гореф-гадәт булуын аңлатмакчы була.

«Сез шаярттыгыз, менә без дә көлдек», — дип сөйләгән кәләшне «коткарган» абый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100