news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туйда 35 яшьлек ирне кыйнап үтергән мизгел видеога эләккән

Ике төркем арасында чыккан бәхәс бик тиз сугышка әверелгән.

news_top
Туйда 35 яшьлек ирне кыйнап үтергән мизгел видеога эләккән
2 сентябрьдә Адыгея республикасындагы Майкоп районында туй вакытында үтереш килеп чыккан. 35 яшьлек ир-атны кыйнап үтерү мизгеле видеокүзәтү камерасына эләккән. Бу турыда “Вести” каналы хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ресторанда туй бәйрәм итүче кешеләр белән икенче төркем кунаклар арасында җәнҗал чыккан, диелгән “Вести” хәбәрендә, җирле матбугат чараларына сылтама белән.

Бәхәсчеләр урамга чыгып, хаклы кешене ачыклый башлаган. Сөйләшү бик тиз арада сугышка әверелгән. 35 яшьлек ир-ат җиди имгәнеп, урында һәлак булган.

Адыгея буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, әлеге фаҗигадән соң җинаять эше ачылган. Үтерүдә шикләнелүчене кулга алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар