Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй вакытында унөч хатын-кыз коега егылып төшеп үлгән

Алар барысы бергә кое капкачына менеп баскан булган.

news_top_970_100
Туй вакытында унөч хатын-кыз коега егылып төшеп үлгән

Һиндстанның төньягында туй тантанасы фаҗига белән тәмамланган. Биредә кимендә унөч хатын һәм кызлар тирән коега егылып төшкән һәм һәлак булган. Бу турыда The Indian Express басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 16 февральдә кич белән Уттар-Прадеш штатында була. Халди дип аталган туй тантанасы өчен хатын-кызлар кое-янына җыела. Аларның күбесе коеның агач капкачы өстенә менеп баса. Шул чакта кое-капкачы ватыла һәм кешеләр коега егылып төшеп китә.

Табиблар килгән чакта 11 кеше үлгән була инде, тагын ике хатын-кыз операция өстәлендә вафат була. Имгәнгән өч хаты әле дә хастаханәдә ята, аларның хәле катлаулы дип бәяләнә.

Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди әлеге фаҗигане «җанөшеткеч» дип атаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100