Туй вакытында кияү егете урамда автоматтан атып йөргән — видео
Туй вакытында кияү егете урамда автоматтан атып йөргән — видео
Сургутта яшәүче бер ир-атка карата җинаять эше ачканнар. Аны хулиганлыкта гаеплиләр. Бу кеше үз туен бәйрәм иткәндә автоматтан атып йөргән. Кияү парковкада ата башлый, бу вакытта биредә кунаклар да була. Яшьләрнең бәйрәмен видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.
Туй узган ялларда үтә. Мәдәният үзәге янында атыш тавышын ишетеп куркуга калган шаһитлар полиция чакыра. Хокук саклаучылар килеп җиткәндә, туй кортежы китеп барган була. Урында алты гильза гына табыла. Шәһәрдә «перехват» игълан итәләр. Атучы ир-атны тиз арада тоткарлыйлар. Ул Сургутта яшәүче 31 яшьлек кеше, кияү егете булып чыга.
Туй тантанасы полиция бүлекчәсендә дәвам итә. Ир-ат үзенең гамәлләрен яшереп тормый. Машина салонында автомат та табыла. Хәзер бу кешегә «хулиганлык» маддәсе буенча биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Туй сәяхәте турында да хыялланасы гына кала. Кияүгә шәһәрдән чыгып китү тыелган, диелгән әлеге хәбәрдә.