news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туй сынамышлары: нинди парлар аерылыша?

Туй сынамышлары: нинди парлар аерылыша?

news_top
Туй сынамышлары: нинди парлар аерылыша?
Туй фотографлары үз күзәтүләреннән чыгып, сынамышлары турында сөйләгәннәр. Бу турыда "Известия" сайты язды.

Тантана вакытында талашу - иң начар билге. "Кайчакта елмаюны фотошопта ясарга туры килә. Парлар хәтта бер-берсенә карамый да", - дип искә алган бер фотограф. Бу пар тәгаен аерылышачак.

Кияү белән кәләш озак дәшми торса, бу да начар билге. Бу пар да тиздән аерылыша дип фаразларга була.

Әгәр кәләш һәм аның әнисе кычкырып сөйләшсә, кияү дәшми торса, бу парлар бер елдан аерылыша икән.

Бер кияү дус егетләре белән ковбой булып фотога төшәсе килгән. Кәләш исә егетнең теләгенә каршы килеп, башка сюжетта төшәргә мәҗбүриләгән. Фотограф туй фотоларын ясап бетергәнче үк, ир хатынына аерылышу турында хәбәр иткән.

Тагын бер фотограф күзәтүләренчә, паркларда узган туйлардан соң гаилә таркала икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар