Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй сәяхәтеннән кайтып килүче Уфа кызы кияве белән аерылышып торырга мәҗбүр булган

Ир белән хатын Черногориядән кайтып килгәндә, аэропортта тоткарланып калганнар.

news_top_970_100
Туй сәяхәтеннән кайтып килүче Уфа кызы кияве белән аерылышып торырга мәҗбүр булган
https://pixabay.com/

Украина гражданины Антон Щербина Россиядә алты ел чамасы яши. Хәзерге вакытта ул Мәскәүнең «Внуково» аэропортындагы транзит зонасына торып торырга мәҗбүр. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Антон һәм аның хатыны — Уфада туып-үскән Евгения Черногориядән туй сәяхәтеннән кайтып киләләр. Алар март башында гына өйләнешкән. Коронавирус аркасында, Антонны Россия территориясенә кертмиләр, ул Украинага да очып китә алмый.

Антон сүзләренчә, бу аэропортта тагын берничә ил гражданины тоткарланып калган. Алар барысы да туган илләренең Тышкы эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән, проблеманы чишүдә ярдәм сорыйлар.

«Туй сәяхәтеннән соң, миңа Россиядә яшәү өчен рәсми кәгазьләр алырга җыена идек. Ләкин 16 марттан башлап Россия чит ил гражданнарын кертми. Минем хатыным, 5 яшьлек кызымның анасы, Россия гражданины, ул мине өйдә көтеп тора. Инде ни эшләргә икәнен дә белми, ә мин бу ситуациядән котылу җаен карыйм. Хәзер „Внуково“ аэропортының стериль зонасында торам», — ди Антон.

Евгения сүзләренчә, хәзер гаиләгә ике вариант тәкъдим ителә. «Беренчесе — Антонны туган иленә җибәрү, икенчесе — карантин беткәнен аэропортта көтеп тору», — дип сөйли хатын.

«Бу — безнең гаилә өчен зур проблема. Антонның хроник авырулары бар, аны дәваларга кирәк, режим һәм диета булырга тиеш», — ди Евгения.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100