Туй сәяхәте вакытында кияү егете вулкан кратерына төшеп киткән

Туйдан соң баллы ай вакытында кияү белән кәләш вулкан янына сәяхәткә барган. Шул чакта ир вулкан кратерына төшеп киткән. Бәхеткә, аны хатыны коткарып калган. Бу хакта Америка басмаларына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Америада яшәүче Клэй һәм Акейми баллы айларын Кариб бассейнындагы Сент-Китс утравында уздырмакчы булган. Алар биредәге сүнгән вулкан Льямиуганы карарга килгән. Ләкин вулканны караганда, ирнең иминият бавы өзелгән һәм ул 15 метр тирәнлектәге вулкан кратерына төшеп киткән.
Бәхеткә, вулкан төбендәге үсемлекләр ир-атны үлүдән саклап калган. Ул баш сөяген һәм кабыргасын сындырган, вакытлыча саңгырауланып торган.
Һәлакәткә очраган ирнең хатыны югалып калмаган - ул вулкан кратеры эченә төшкән һәм сөйгәнен коткарган. Кияү белән кәләш телефоннан шалтыратып, коткаручылар чакырткан.