news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туй машиналары узышкан вакытта бер гаиләдән өч кеше үлгән

Кияү белән кәләш утырган машина янында урын өчен «төртешә-төртешә» бару һәлакәт китереп чыгара.

news_top
Туй машиналары узышкан вакытта бер гаиләдән өч кеше үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Туй кортежында кияү белән кәләш бара торган машина янындагы урын өчен ярыш фаҗига белән тәмамланган. Ингушетиядә «Майское-Назрань» юлында якшәмбе көнне, 6 сентябрьдә, коточкыч авариядә өч кеше һәлак булган. Алар туганнар икәне билгеле. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Видео кадрларында ике автомобильнең «төртешә-төртешә» диярлек узышуы күренә. Бер мизгел эчендә каршыга килә торган «ВАЗ-2115» машинасы Mercedes иномаркасына бәрелеп, чәлпәрәмә килә.

«Интерфакс» агентлыгы хәбәр иткәнчә, биредәге дини җитәкчеләр туй вакытында аварияләр белән махсус көрәш оештырырга җыена. Туй ясаучылар өчен күрсәтмәләр әзерләнәчәк. Шулай ук юлда кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге һәм «элементар кеше морале һәм аек акыл» турында искә төшерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар