Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй лимузины коточкыч авариягә очрап, 20 кеше һәлак булган - видео

Кияү белән кәләш, туй кунаклары урында ук җан биргән.

news_top_970_100
Туй лимузины коточкыч авариягә очрап, 20 кеше һәлак булган - видео

7 октябрьдә көндезге икеләр тирәсендә Нью-Йорк янындагы кечкенә бер шәһәрдә лимузин катнашында юл һәлакәте була. Хакимият вәкилләре кимендә 20 кеше үлүен раслый. Бу турыда АВС каналына сылтама белән, "Вести" хәбәр итте.

Авария булган урында юлларны ябалар. Берничә сәгать дәвамында биредә машиналар хәрәкәте чикләнә, диелгән АВС хәбәрендә.

Туй кунаклары һәм кияү белән кәләш утырган лимузин  сәгатенә 100 км дан зуррак тизлек белән барган, дип фаразлыйлар. Урам чатына җиткәч, машина тормозларга өлгерми һәм идарәсен югалта. Лимузин "Стоп" билгесенә бәрелә. Шуннан соң ул парковкага кереп китә һәм туктап торган машинага килеп керә. 

Кияү белән кәләш, кунаклар - барысы 18 кеше урында ук җан бирә. Бу авариядә тагын ике кеше үлә. Алар узып баручылар була.

"Вести" каналы бу фаҗиганең кадрларын күрсәтте. Кадрлардан күренгәнчә, лимузин җимерелеп беткән. Аның тәгәрмәчләре һәм аерым детальләре төрле якка таралган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100