news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туй фотолары төшергәндә кәләш, фотограф һәм визажист һәлак булган

Яшьләр диңгездәге рифлар янында фотога төшкәндә, фаҗига килеп чыга.

news_top
Туй фотолары төшергәндә кәләш, фотограф һәм визажист һәлак булган
https://pixabay.com

Кытайның көнчыгышындагы Вэньчжоу шәһәрендә туй вакытында берничә кеше берьюлы һәлак булган. Туй фотолары төшергәндә килеп чыккан фаҗига турында РИА Новости хәбәр итте.

2 сентябрьдә туй вакытында кияү белән кәләш диңгездәге рифларга басып фотога төшмәкче була. Шул чакта аларны дулкыннар диңгезгә алып кереп китә. Алар белән бергә фотограф һәм визажист та суга бата.

Кәләш белән визажистның мәетен тапканнар, фотограф хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Кияүнең язмышы турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар