news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Туй буламы?» - Элвин Грейның сөйгәне никах күлмәге кигән

Популяр җырчы Элвин Грейның сөйгәне Инзилә инстаграм сәхифәсендә никах күлмәге киеп төшкән фото урнаштырды. Кызның әлеге гамәлен инстачылар туйга ишарә дип аңлады.

news_top
«Туй буламы?» - Элвин Грейның сөйгәне никах күлмәге кигән
Александр Эшкинин

Элвин Грейның сөйгәне никах күлмәгеннән фотога төшеп инстачыларны сөендерде. «Тиздән туй көтелә» дигән өмет белән виртуаль дуслары яшьләрне тәбрик итә башлаганнар. Инзилә үзе никах күлмәге киюен бернинди комментария белән дә аңлатмаган. «Фотосессия өчен рәхмәт», — дип кенә язган. «Иң чибәр кәләш!», «Бик матур кәләш! Мәхәббәт һәм гаилә бәхете сезгә!», «Инзилә, син бик чибәр, күз тимәсен!», «Кемгә кияүгә чыктың?», «Туй буламы?», «Элвин белән бик охшагансыз», «Бәхетле булыгыз!» — дип котлауларын калдырган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар