Туй балдагы аркасында бер ирнең бармагы өзелгән
Ирнең балдагы койма сеткасына эләгеп кала һәм бармак өзелә.
Мәскәүдә яшәүче ир-ат туй балдагы аркасында җитди имгәнгән. Бу турыда
"Российская газета" хәбәр итте.
Бер ир-ат дуслары белән футбол уйный. Туп койма аша очып чыгып китә. Бу ир-ат туп артыннан коймага менә. Кире сикереп төшкән вакытта, ирнең бармагындагы балдак койма сеткасына эләгеп кала. Шулай итеп бу кешенең атсыз бармагы бөтенләй диярлек өзелеп чыга.
Футбол уйнаучы ир-атларның берсе тиз генә өеннән боз алып чыга. Шул ук вакытта «ашыгыч ярдәм» чакыралар.
Бауман исемендәге клиник хастаханә табиблары ашыгыч операция ясарга өлгерә. Алар ирнең бармагын саклап кала.
Хәзер бу ир-атка балдагын атсыз бармагына кимәскә киңәш иткәннәр.