Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй алдыннан кәләшнең паспортын эт чәйнәп ташлагач, 40 минутта яңа паспорт ясаганнар

ЗАГСка ашыгучы гашыйклар полициягә бара, биредә аларга документны оператив рәвештә яңартырга ярдәм итәләр.

news_top_970_100
Туй алдыннан кәләшнең паспортын эт чәйнәп ташлагач, 40 минутта яңа паспорт ясаганнар
https://pixabay.com

Мурманск шәһәрендә миграция хезмәте вәкилләре 40 минут эчендә бер кызга яңа паспорт ясап биргән. Алар кыз кияүгә чыгарга өлгерсен өчен тырышкан. Туй көнендә кәләшнең паспортын эт чәйнәп бетергән булган. Бу турыда өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Анастасия һәм Василий Балуевлар язылышу тантанасына әзерләнә. Чара 14.00 сәгатькә билгеләнгән була. Моңа кадәр кәләш паспортын тумбочка өстенә куеп калдыра һәм кибеткә чыгып китә. Шул чакта Конор исемле эт кызның паспортын чәйнәп ташлый.

«Дүрт аяклы хулиган документның берничә битен кәгазь чүбегенә әйләндергән. Шок хәленә килгән кияү белән кәләш икесе дә „туй булмый“ дип уйлап куя», — дип сөйлиләр полициядә.

Кияү ЗАГСка килә, аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәләр. Чәйнәлгән паспорт белән никахны теркәүдән баш тарталар. Гашыйклар полициягә бара, биредә аларга документны оператив рәвештә яңартырга ярдәм итәләр.

«Хисап минутлап бара иде. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре максималь оператив эшләде. Инде 40 минуттан кәләш өчен яңа паспорт әзер иде», — дигәннәр полициядә.

Шулай итеп гашыйклар ЗАГС билгеләгән вакытка өлгергән. Эчке Эшләр министрлыгының Мурманск буенча полиция идарәсенең миграция буенча бүлегендә искәрткәнчә, документларны шәхси тәртиптә тикшерү бик тиз башкарылырга мөмкин. Бөтен белешмәне дә мәгълүматлар базасы белән чагыштырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100