Тува хастаханәсендә хатынын үтерергә килгән кораллы кешене тоткарлаганнар
Хастахәнәдә эшләүче сакчы ир-атның кыюлыгы булмаса, ханым үзенең көнләшүче ире кулыннан үлгән булыр иде.
30 гыйнвар көнне Кызылдагы 1нче республика хастаханәсе сакчысы Мерген Салчак хастахәнәгә хатыны янына килгән коралланган ир-атны тоткарлаган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Бу көн башка көннәрдәгечә гадәти көн иде, дип искә ала Мерген үзе бу турыда. Гардероб, даруханә һәм кафелар урнашкан көтү залында пациентлар тыныч кына хәл белергә килүчеләр белән аралашкан. Кичке биш сәгатьләр тирәсендә кинәт залда ыгы-зыгы, тавыш купкан. Куркып калган кешеләр, паникага бирелеп, берсен-берсен этә-төртә ишектән чыгарга ташланган. Моны күргән сакчы ир-ат кешеләрне ерып кереп, тизрәк залга ашыга. Шул вакыт ул хастаханәдә дәваланучы хатын-кызны кыйнап ятучы ир-атны күреп ала. Аркасы белән торганлыктан, ул аның коралланган икәнен күрми.
— Анда нәрсә барганын карарга һәм уйларга да вакыт юк иде. Минем өчен куркыныч булырга мөмкин дип башыма да килмәде, — дип сөйли Мерген Очур-оолович соңыннан.
Аның сөйләвенчә, аңа тизрәк хатын-кызны әлеге ир-аттан аралап алырга кирәк була. Ир-атның җилкәсеннән эләктереп, каерып алырга теләгәндә, ул үзенең борыны төбендә пычрак ялтыравын гына күрә. Тик ул каушап калмый, башын алып өлгерә һәм һөҗүмче чыгып качмасын өчен ул аңа, махсус өйрәнгән сугыш алымын куллана һәм идәнгә ега. Шул вакыт тегенең кулыннан пычак төшеп китә, кемдер аны ераграк этеп җибәрә. Тагын берәү Мергенга ярдәм итәргә ашыга һәм торып китәргә теләгән теге егетнең өстенә ташлана. Тиздән шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре килеп җитеп, аны кулга алалар һәм полиция килгәч, аларның кулына тапшыралар.
— Минем бөтен гәүдәм ут булып яна иде. Ә үзем зыян күргән кыз турында уйладым, — дип белдерә герой.
Кыз берничә җирдән пычак белән җитди яраланган. Аны шунда ук операция бүлмәсенә алып кереп китәләр. Аның язмышы өчен хәтта республика башлыгы Шолбан Кара-оол да борчылган, табиблардан аның гомерен саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләүләрен сораган. «Комсомольская правда» белдергәнчә, бүгенге көндә зыян күргән ханымның хәле тотрыклы, сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Тува полициясе матбугат хезмәте белдергәнчә, 19 яшьлек әни Олыг-хем районыннан республика хастаханәсенә бер яшьлек кызы белән килгән булган. Кыз бик җитди пешеп, аңа операция билгеләнгән. Ханымның 23 яшьлек өйдәш ире, баланың әтисе, сабыйның пешүендә хатынын гаепләгән. Өстәвенә, көнләгән һәм исерек хәлдә булган килеш, төрле начар уйлар белән үзенең башын катырган. Нәтиҗәдә, өйдән кухня пычагы алып, хастаханәгә килеп, шул рәвешле баласы белән булган хәлгә ачыклык кертергә теләгән.
Мерген Салчакның бу гамәле җәмәгатьчелектә һәм хезмәттәшләр тарафыннан соклану уяткан. Тыва Сәламәтлек саклау министрлыгы икенче көнне аңа күрсәткән батырлыгы һәм үз-үзен аямыйча, кеше тормышын саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырган.