news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тутый кош хуҗабикәсен бизәндерә - видео

Джейми Френч исемле блогерны челтәрдә кызык роликлары буенча таныйлар.

news_top

YouTube каналындагы чираттагы видеода ул үзенең тутый кошын күрсәтә. Кош хуҗасын бизәндерә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Тутый кош Джейминың күз кабагын буяша, тушь, иннек сөртергә булыша. Аннары кошка эт кушыла — ул хатынның битенә кершән сөртә.

Чынлыкта, хайваннар өчен эшнең күбесен кадр артындагы ярдәмче башкара. Ул ясалма тәпиләр куллана.

Шул рәвешле Джейми бьюти-блогерлардан көлә. Аның язылучылары шаяртуны аңлаган.

«Косметика тоткан кош тәпиләре куркуга салды», — дип яза @the underdog.

«Кош иннек күрсәткәч, урындыктан егылып төшә яздым», — ди @DaSavage Cat2.

«Бу акылсызлык булып тоела, бик кызык», — ди @Aviva Manin.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар