Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тутырылган яңа бәрәңге

Яшь бәрәңгедән пешерергә рецепт тәкъдим итәм. Катлаулы һәм мәшәкатьле дип куркып калмагыз, нәтиҗәсе –“ бик тәмле”. Бер җаен алгач, тиз эшләнелә. 20 минутта 16 кисәк бәрәңгене тутырып бетерергә мөмкин.

news_top_970_100
Тутырылган яңа бәрәңге
Яңа уртача бәрәңгеләрне яхшылап юарга, кабыгын кырырга һәм шул килеш тә калдырырга мөмкин. Урталай бүләргә, тоз сибеп яхшылап болгатырга. Бәрәңге санын һәркемненң аппетитын чамалап һәм кеше саны буенча алырга, аннары шул сан буенча эчлекне әзерләргә.

Уртага бүленгән бәрәңгеләрне берәмләп фольгага төрергә һәм табага тезеп ярты сәгатькә мичкә куярга.

Шул арада эчлек әзерләргә. Майда суган кыздырырга, анда фарш яки пешкән итне тураклап салырга, 2-3 минут болгатып кыздырганнан соң, бер зур помидор турап салырга һәм өстен каплап 5 минут пешерергә.

Вак угычтан каты сырны уарга, шулай ук бәрәңге саны буенча сырны тураклап та куярга.

Каткан атланмайны бәрәңге саны буенча шулай ук вак кисәкләргә бүлгәләп куярга.

Бәрәңгеләрне алырга, фольганы ачарга. Фольгада пешкән бәрәңгенең кырыйлары нык, эченә сыр һәм май салып болгатканда җайлы. Шулай итеп, кайнар килеш чәнечке белән бәрәңгенең йомшагын болгатырга, май, уылган сыр өстәп янә болгатырга, май һәм сыр шунда ук эри дә, өстенә ит салырга һәм кашык белән җиңелчә басып куярга,  өстенә туралган сыр куярга. 10 минутка мичкә куеп алырга.

Әзер тутырылган бәрәңгеләрне алып бер зур тәлинкәгә тезәргә, өстенә укроп сибеп табынга бирергә. Кулга тотып ашарга мөмкин. Шулай ук һәр кешегә аерым тәлинкәгә салып яшелчәләр белән дә бирергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100