news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тутырылган ташкабак

Ташкабакны бөтен килеш тутырсагыз бик тәмле булачак.

news_top
Тутырылган ташкабак
Уртача ташкабакның өстен капкачсыман итеп кисәргә һәм аш кашыгы белән эчен орлыкларыннан арындырырга. Ташкабакның эченә һәм тышына тоз сылап чыгарга.

Эчлек өчен: 200 грамм фарш, 150 грамм дөге, 1 кишер, 1 суган, 0,5 стакан сөт, 1 йомырка, тоз, борыч.

Ингредиентларны кушып болгатырга һәм ташкабак эченә тутырырга. Өстенә сөткә тугланган йомырка салырга.

Ташкабакның капкачын ябарга һәм фольга белән төрергә. 180 градуска кадәр кызган мичтә 1 сәгать пешерергә.

Пешеп чыккач, ташкабакның эчен кашык белән алырга һәм эчлек белән бергә болгатырга.

Табынга эчлекне тәлинкәгә алып бирергә яки ташкабакны эчлеге белән бергә телемләп кисәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар