Тутырылган кабак
"Әлмәт таңнары" газетасыннан "Тутырылган кабак" рецептын тәкъдим итәбез.
Уртача кабакны сайлап алырга, тышын юарга. Пычак белән 6-7 см диаметрда капкачын ачарга (капкач тоткалы булып чыга) һәм аш кашыгы белән кабак орлыкларын алырга.
Эченә бүрттерелгән дөге һәм йөзем яки дөге һәм ит фаршы, тоз, атланмай, тәмләткечләр салырга. Капкачын ябып, духовкага куярга. 45-60 минуттан бик тәмле ашамлык әзер дә була.
Эченә бүрттерелгән дөге һәм йөзем яки дөге һәм ит фаршы, тоз, атланмай, тәмләткечләр салырга. Капкачын ябып, духовкага куярга. 45-60 минуттан бик тәмле ашамлык әзер дә була.