Тутырылган гөмбәдән кабымлык ясау өчен зуррак шампиньон гөмбәләрен сайлап алырга кирәк. Аларны юарга, «аяк»ларын алырга.
Эчлек өчен кишер белән суганны турарга, гөмбә аякларын шулай ук турарга һәм үсемлек маенда кыздырырга, 1-2 аш кашыгы кибет каймагы өстәргә мөмкин, тоз һәм борыч сибәргә.
Гөмбә эшләпәсенә тоз ышкып чыгарга, эчлекне салырга һәм өстенә каты сыр уарга.
Духовкада әзер булганчы пешерергә.