Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тутырылган баклажан

Татар ашлары халыкара федерациясе рәисе , милли кухня эксперты, ресторатор Резеда Хөсәенова тутырылган баклажан рецептын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Тутырылган баклажан
Кирәк: 1-2 баклажан; 200 гр ит (тавык ите белән тәмлерәк була); 2 тырнак сарымсак; 1-2 помидор;  каты сыр, кара борыч, тоз, яшел тәмләткечләр.

Баклажанны салкын су белән яхшылап юып, башын кисәбез. Аннан соң, эчендәге йомшагын алабыз. Куыш калган урынына тавыш итеннән ясалган фарш тутырырга кирәк. Башка итләр дә кулланырга мөмкин, ләкин тавык ите белән тәмлерәк чыга. Фаршка уылган сарымсак, тоз, борыч салырга онытмагыз. Фарш өстенә вак итеп туралган помидорлар салабыз, сыр сибәбез. Соңыннан, духовкага пешерергә куябыз, ул 15-20 минут пешә. Табынга яшел тәмләткечләр белән бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100