Теле- һәм радиотапшырулар алып баручы Айгөл Хәйруллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Тутырылган алма» рецепты белән уртаклашкан.
- Ингредиентлар: алма, эремчек, әстерхан чикләвеге, бал, җимешләр.
Алманың өслеген капкач өчен кисеп алырга, эчендәге төшләрен һәм йомшагын бераз алырга. Ингредиентлардан бер масса ясарга һәм алмага тутырырга.
180 градуска кадәр кызган духовкада 20-30 минут пешерергә.