news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тутырма рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан тутырма рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Тутырма рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: ит — 1 кг, бавыр — 2 кг, үпкә — 200 г, йөрәк — 600–650 г, эч мае — 300 г, дөге — 100 г, башлы суган — 250 г, сарымсак — 100 г, су яки салкын шулпа — 1200 мл, тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы. Эчлек өчен тана яки елкы ите һәм терлекнең үпкә-бавыры, йөрәге алына. Аларны ярма (дөге, тары, карабодай яки солы) белән кушабыз. Әзер катнашманы тана яисә елкының эшкәртелгән эчәгесенә тутырабыз. (Эчәкне алдан ук лайлалы тышчасын пычак белән кырып, яхшылап юабыз. Бер башын җеп белән бәйләп, эчке ягын әйләндерәбез.)

Эчлек әзерләү: симез тана итенең сөяксез җирен һәм терлекнең үпкә-бавырын, йөрәген, суган белән сарымсак кушып, иттарткычтан чыгарабыз, борыч, тоз сибеп, яхшылап болгатабыз. Су яки салкын шулпа һәм юылган ярма өстибез. Эчлек сыек булырга тиеш. Эшкәртелгән эчәкнең өчтән ике өлешенә катнашманы тутырып, ачык башын бәйләп куябыз. Әзер тутырманы, уклауга бәйләп, кәстрүлдә кайнап торган тозлы суга салып, 30–40 минут пешерәбез. Табынга кайнар килеш бирәбез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар