news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тутырган тавык

"Татар ашлары" социаль челтәреннән "Тутырган тавык" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Тутырган тавык
Чистартып юган тавыкның, тиресен итеннән аералар, эчен тегеп куялар.

Тавыкның бүтәкәсен, йөрәген һәм бавырын яхшылап чистартып салкын су белән югач, чабалар яисә ит тарткычтан чыгаралар да, йомырка, сөт өсте яки сөт, эреткән сары май өстәп, яхшылап туглыйлар, тоз, борыч сибәләр һәм, тавыкка тутырып, муенын бәйләп, акрын гына кайнап торган тозлы суда пешерәләр.

Пешкән тавыкны кайнар килеш (салкын килеш тә бирергә мөмкин) 4 өлешкә бүлеп бирәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар