Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тутырган каз рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан тутырган каз рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Тутырган каз рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: 3–3,5 кг авырлыктагы каз, алма — 1–1,2 кг, караҗимеш — 300 г, тоз.

Эш барышы. Чистартып, юылган казның, эчентышын тоз белән ышкып, эченә үзәге алынган, телемләп туралган алма һәм караҗимеш тутырабыз. Корсак өлешен җеп белән тегеп куябыз. Тутырган казны, сырты белән тирән табага яисә каз пешерә торган савытка салып, ярты стакан су өстәп, әйләндерә-әйләндерә һәм үзеннән чыккан шулпаны өстенә сибәсибә, 2–2,5 сәгать мичтә пешерәбез.

Әзер казны зур тәлинкәгә куябыз, кырыйларын каз эчендәге алма һәм караҗимешләр белән бизибез. Табынга аны турап та чыгарырга мөмкин.

Теләгән кеше казны фольгага төреп яки җиңсәгә тыгып та пешерә ала.

Казны, пешерер алдыннан, 24 сәгатькә тозлы суга салып тотарга да мөмкин, бу очракта тоз белән ышку кирәк түгел.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100