news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тутырган каз муены (рецепт)

Тутырган каз муены рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Тутырган каз муены (рецепт)
Каз муенын мөмкин кадәр озынрак итеп кисеп алалар да, тиресен салдырып, салкын су белән әйбәтләп юалар. Аннары муен тиресен корыталар, эче-тышына тоз-борыч сибеп, 10-15 минутка салкынга куялар.

Чистартып юылган дөгене тозлы суда бүрттереп алалар һәм иләктә саркыталар, майда кыздырылган суган, атланмай, тоз, борыч, бераз шулпа өстәп болгаталар, сыеграк итеп фарш әзерлиләр.

Муен тиресенең бер башын бәйлиләр, эченә әзер дөгене тутыралар, 2-3 см калдырып, икенче башын да бәйләп куялар.

“Тутырма”ны кәстрүл төбенә тезеп, бераз шулпа яисә су өстиләр һәм әзер булганчы пешерәләр. Аннары тутырган каз муенын табада духовкага куеп кызартып алалар.

Табынга кайнар килеш чыгаралар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар