Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түшәмнән личинкалар коела башлагач, фатирда мәет табылган

news_top_970_100

Мәскәүдәге бер фатирда таркалып ята торган мәет табылган. Күршеләрнең түшәменнән ит чебене личинкалары (опарыш) коела башлагач кына, хуҗа ир-атның үлеме ачыкланган. РЕН ТВ

Аскы каттагы фатирда яшәүчеләр 12 августта полициягә хәбәр итә. Алар кухняда сәер личинкалар күреп ала.

«Күршеләр кухняда тарттырылган түшәмнән личинкалар коелуын күреп ала. Өске катта хәмер эчә торган күрше яшәгәнен белгәнгә, алар шикләнеп куя һәм полициягә хәбәр итә», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Өске каттагы фатир ишеген беркем ачмый. Урынга килгән белгечләр ишекне ватып ача һәм 65 яшьлек ир-ат мәетен таба. Экспертлар фикеренчә, ул мәет фатирда 3 атна чамасы яткан. Ир-ат күп эчкәннән үлгән, дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100