Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Туры элемтә”дә психолог: БДИда югалып калмасын өчен баланы кечкенәдән конкурсларда катнаштырыгыз

“Татар-информ”да “Туры элемтә”дә балалар һәм гаилә психологы Ләлә Бәһрамшина булды. Бер сәгать дәвамында ул укучыларыбыздан килгән сорауларга - Интернет бәйлелек, катлаулы уку программалары, имтиханнарга әзерлек чорында балаларга мөнәсәбәт һ.б. турында сөйләде.

news_top_970_100
"Туры элемтә”дә психолог: БДИда югалып калмасын өчен баланы кечкенәдән конкурсларда катнаштырыгыз

Балтач районының Көшкәтбаш авылыннан бер ханым:

– Оныгыбызга 8 яшь, 1 классны тәмамлый. Сөйләшүе начар, укуы да начар инде. Бик күп кенә табибларга йөрдек без, башка каны начар диделәр. Хәзер инде җиңелрәк программа белән укытырга кирәк диләр. Кабат комиссия үткәч, җиңеләйтелгән программага күчкәнче бер ай психиатрия хастаханәсендә ятсын диделәр. Ул безгә ияләшкән, кадерле бала. Бер ай анда ята торган бала түгел инде ул, безгә сарылган. Аны хастаханәдә әнисе белән ята торган итеп булмыймы икән? Әнисе белән ятарга риза, үзен генә яткырасы килми.

Ләлә Бәһрамшина: - Бу сорау беренче чиратта психиатрга юлланырга тиеш. Мин психолог, бу мәсьәләдә төп чишелеш юлын табиб кына күрсәтә ала. Беренче чиратта проблема – әни кешедә. Бу очракта дәү әнисендә дә. Ул баласын үз яныннан җибәрергә курка. Шул шикләнү балага да зыян сала. Әнинең куркуы көзге рәвешендә балага да кире кайтарыла. Әнисе үзе бу авырлыктан дәваланса, баласын төрле ситуацияләрдән алып чыгу аңа җиңелрәк була.

Арчадан Тәскирә:

- Уку программалары бик катлаулы, әти-әниләр балага һәртөрле ярдәм күрсәтеп торса да, җиңел түгел хәзер. Бу очракта психолог нинди ярдәм күрсәтер икән?

Л.Б.: Бу сорауда өлкәннәрнең проблемасы чагыла. Алар балага фәннәрне үзләштерү җиңел булсын дип тели. Ягъни, сыйфатлы белемгә җиңел хезмәт аша ирешмәкче була. Бу мөмкин түгел. Шулай да бала укудагы кыенлыкларны теләп чишә, шатланып кабул итүен теләсәләр, бу мәсьәләне алданрак, хәтта бала яралганчы ук уйлый башларга кирәк. 

Моның өчен әни кеше карынындагы баланы тыныч күтәрергә, бала үзен яратуларын тоярга, гомеренең беренче көненнән үк сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Ул үз вакытында үрмәләргә, үз вакытында тәпи китәргә тиеш. Шул шартлар үтәлгәндә, бала алдында килеп туган проблемаларны чишәрлек булып формалаша. Билгеле, психолог әти-әниләр белән бала арасындагы мөнәсәбәтне көйләп җибәрә ала.

Апастан Лилия Хәйруллина:

- Балаларны Интернет бәйлелегеннән ничек коткарырга? 8 яшьлек оныгым телефоннан башка бер генә минут та тора алмый. Мәктәпкә алып йөрүне инде тыйдык, әмма өйгә кайту белән шуңа “чума”.

Л.Б.: - Әлеге проблема шулай ук кече яшьтән чишелә башлый. Әгәр өлкәннәр күп вакытларын балалары белән үткәрә икән, баланың телефон, интернет белән маташырга вакыты калмый. Баланы тере аралашу белән тәэмин итәргә, хуҗалык эшләрен бергәләп башкарырга кирәк. Бала виртуаль дөньяга кереп китсә, аны моннан тартып чыгару авыргарак туры килә. Билгеле, үзләре дә интернетка бәйләнгән ата-ана үрнәгендә бала рәсем ясап яки конструктор төзеп утырмый. Хәтта булачак әни йөкле вакытта күп вакытын телефон, планшетка бәйли икән, бала да шушы бәйлелелек белән туа.

Казаннан бер шалтыратучы:

- Хәзер әти-әниләр көне-төне акча эшли. Шуңа күрә, балалар белән шөгыльләнергә вакытлары юк, бала күп вакытта үзе генә... Безнең улыбыз да мәктәпкә үзе китә, үзе кайта. Әби-бабай авылда, бала бер ялгызы.

Л.Б.: - Замана проблемасы инде бу. Әти-әниләрнең балага вакытлары юк, алар өчен төп максат – акча эшләү. Материаль байлык алгы планга чыга, ә бала белән сыйфатлы яшәеш – икенче планда. Ә аннан соң баланың акыллы да, тәртипле дә, укымышлы да булуын телиләр. Бүген ата-аналар материаль якка инвестиция ясап, баладан дивидент көтә. Әмма алай түгел. Инвестицияңне кая саласың, дивидентлар да шуннан килә. Әгәр ата-ананың балага бөтенләй дә вакыты юк икән, аны кем дә булса карарга, аның белән кемдер шөгыльләнергә тиеш. Түгәрәкләр, төрле мәктәпләр. Тик балам түгәрәккә йөри, мин аның өчен акча түлим дип тә, кул селтәргә ярамый. Теләсә нинди буш вакытны аның белән үткәрергә, аны яратуны күрсәтергә һәм аның уңышларын аерып күрсәтә белергә кирәк.

Казанның Дәрвишләр бистәсеннән Алия Зәйнуллина:

- Улым 3 сыйныфта укый. Инде быелдан ук йомгаклау тестын бирәсе бар. Алда бит әле – имтиханнар. Инде хәзердән үк ут йотам. Ишетеп торабыз, күп бала шул сынаулардан куркып, үз-үзенә кул сала бит. Чыгарылыш сыйныф укучыларына, әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

Л.Б.: - Бала тормыш юлында очрый торган сынауларга әзер булып үсәргә тиеш. Таныш булмаган ситуация һәрвакыт стресс тудыра. Билгеле, теләсә нинди йомгаклау эше, имтихан стресска китерә. Әмма бала бу ситуацияне белеп, тоеп үссен өчен, кече яшьтән үк аны төрле бәйге-конкурсларда катнаштырырга кирәк. Хәтта нәтиҗәләр сөендерерлек булмаса да. Бу кече яшьтәге балалар өчен куркыныч түгел. Ни өчен уңышка ирешмәгәнне әти-әниләр бала белән бергәләп чишәргә, анализларга тиеш. Күп очракта бала дулкынлану, курку аркасында югалып кала һәм теге яки бу биремне тиешенчә үтәми. Менә ул шул стресс ситуациясенә ияләшергә тиеш. Бер ялгыша, икенче, өченче... аннан соң ул мондый сынаулардан курыкмый башлый, аңа ияләшә. Әти-әни баланы мондый бәйгеләрдән нәтиҗә түгел, аның катнашуын таләп итәргә тиеш.

Саба районыннан бер ана:

- Кызыбызга 5 яшь. Әтисе аны күп вакытта күрше йортта яшәүче яшьтәше белән чагыштырырга ярата. “Дилә алай эшләмәс иде”, “Дилә пычракка батканчы уйнамый”, “Дилә әнисенә булыша” һ.б. дип тора. Билгеле, кызым үпкәли һәм миннән яклау эзли. Әтисе сүзен дә аяк астына саласы килми, иркәлисем дә. Бу очракта нишләргә?

Л.Б.: - Баланы башка бала белән чагыштырырга һич ярамый. Аны бары тик узган яки киләчәк еллар белән чагыштырыгыз. Һәрвакытта да уңай динамиканы табып була. Ә кем белән дә булса чагыштырганда, билгеле, аннан яхшырак кеше, һәрвакыт табыла. Балагызны үстерәсегез килсә, “Син былтыр киемнәреңне җыеп куя идеңме әле ул?” яки “Киләсе елга сиңа 6 яшь тула, миңа булыша башларсың инде” дип, хәйлә белән үз ягыгызга аударырга кирәк.

Чистайдан Алия Хөснетдинова:

- Улыбызга тиздән 2 яшь тула. Бер декреттан эшкә чыкканчы икенчесен алып кайтырга дигән уем бар. Психологик яктан караганда, беренче бала энесен яки сеңлесен ничә яшьтә аңлап кабул итә, көнләшми?

Л.Б.: - Бала 3 яшьтә әнисеннән беркадәр аерылып, социумга китә. Гадәттә, ул бу вакытта бакчага йөри башлый. Әгәр сабыегыз кызыксынып йөри, дуслар таба, көнне ничек уздыруын сезгә кайтып сөйли икән, димәк, аның тормышында икенче этап башланган, ул әнисенә бәйлелектән котылып килә дигән сүз. Шул вакытта ул гаиләдә барлыкка килгән энесеннән яки сеңлесеннән көнләшми башлый. Мәктәпкә кергәнче баланың башында бер сорау: “Мине әти-әни яратамы?”. Икенче бала туса да, беренче баланы читкә җибәрергә ярамый. Аңа да яратуны белдереп торырга кирәк. Бала көненә 8 тапкыр кочаклашырга тиеш. Әгәр бу юк икән, ул үзен берәүгә дә кирәксез дип саный.

Казаннан Гөлнара:

- Кызым кечкенә әле, 3 кенә яшь. Шулай да, кызыксынып, сәхифәгезгә шалтыратырга булдым. Баланы мәктәпкә психологик яктан ничек дөрес итеп әзерләргә?

Л.Б.: - Бала мәктәп яшенә җиткәнче гаиләдә тиешле наз-яратуны алса, аның яңа тормышка чыгу, уку-өйрәнү теләге арта. Баланы мәктәпкәчә яшьтә дә яратырга кирәк. “Син булдырасың, өйрәнерсең, синнән килеп чыга ул” кебек мактау сүзләрен кызганмагыз. Шулай итеп уңыш ситуациясе формалаша. Димәк, гаиләдә ярату, ә мәктәптә укуга кызыксыну уяна. Әгәр гаиләдә барысы да яхшы булса,  ул укуга башы белән чума. Баланың якын үсеш зонасы – әти-әниләр. Әгәр әти-әниләр үз эшләре белән мавыгып, баланың укуына кызыксыну тудырмыйлар икән, бала да укуга кул селти. Баланы тәнкыйтьләргә түгел, аның үсеш ситуациясендә катнашырга кирәк.

- Шулай да баланы мәктәпкә ничә яшьтән әзерли башлыйлар?

Л.Б.: - Баланың туганнан алып һәр үсеш ситуациясе аны зур тормышка әзерли. Бала санарга кайчан өйрәнә дисезме? Әйтәм: үрмәли башлаганда. Ул идән буйлап үрмәли-үрмәли башта бер предметны таба, аннары икенчесен, үзе сузыла-сузыла өченче предметны ала. Менә шушы вакытта аның санау функциясе формалаша башлый. Әгәр балага үрмәләргә ирек бирмичә, төрле җайланмаларга утыртып, тизрәк йөрүен телиләр икән, бу – файдага түгел.

Баланы кайчан әзерләргә дигәндә, әти-әниләр аны нинди мәктәпкә, нинди сыйныфка бирүләрен белсеннәр иде. Әгәр тулы әзерлекле, укый-яза белә торган балалар янына хәреф тә танымый торган бала килеп керсә, билгеле, бу аңа кыен була һәм аның укуга булган теләген сүндерә. Шулай ук яңа хәреф танырга өйрәнүчеләр янында шартлатып укый белүче балага да кызык түгел. Нәтиҗәдә, ул укуга җиңел дип карый башлый һәм барысыннан да артта кала.

Казаннан Земфира Садыйкова:

- 6 яшьлек улым баскычтан курка. Лифт эшләмәгән көнне урамга чыгу бер бәла безнең өчен. Ә бит көзен укырга керәсе бар, мәктәбебез өч катлы. Аңа баскычтан йөрергә туры киләчәк. Бу куркуны ничек җиңәргә икән?

Л.Б.: - Димәк, баланың баскыч белән бәйле ситуациясе булган. Бу курку хисе шуннан килә. Әгәр балагыз укый белә икән, “Баскыч” сүзенә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Мәсәлән, баскыч дип язып, аны матурларга, бизәргә, буярга кирәк. Шул рәвешле бала бу сүзгә карата үзенең эмоциональ халәтен үзгәртә. Дөрес, менә шулай рәсем ясадың да, бала баскычтан курыкмый башлый дип әйтә алмыйм. Әмма бу алымны сынап карарга кирәк. Шулай ук баскыч турында шигырьләр, җырлар өйрәнергә була. Баланың баскычка ситуациясен түгел, мөнәсәбәтен үзгәртергә була.

Арчадан Гөлзирә:

- Мин кияүдә. Хәзерге вакытта декрет ялында. Улыма 6 ай. Балам туганнан бирле күңелемне төрле уйлар бимазалый. Гел куркыныч уйлар: аның белән нидер булыр кебек, үлер кебек, тәрәзәдән, урындыктан егылыр кебек. Һәм бу уйлар бер дә калдырмый мине. Бу уйлардан ничек арынырга икән?

Л.Б.: - Әни кеше йөклелек чорын куркып, шикләнеп уздырган булса кирәк. Бәлки ул баланы төшертергә уйлагандыр яки бала табарга әзер булмагандыр. Шушы уйлар аның исенә төшеп тора. Аңа балага карата булган мөнәсәбәтен үзгәртергә, үз-үзенә исә: “Ул вакыттагы уйларым үткәндә калды, шикләнүләрем юкка булган, сау-сәламәт улым бар, мин бәхетле” дип кабатларга кирәк. Андый уйларны үткәндә калдырырга, бүгенге белән яшәргә киңәш итәм. Бала белән ни дә булса булыр дип уйлый-уйлый, шуңа ирешергә дә мөмкин, Ходай сакласын! Шунысын онытмагыз: үз-үзеңне инандыру психиатр гипнозына караганда да көчлерәк.

Казаннан Әдилә:

- Кызыма 2,5 яшь. Миңа бик нык ияләшкән. Балалар бакчасына ике көн барса, өченче көнне “Барасым килми, синең белән өйдә торасы килә” дип елый башлый. Баланы бакчага ничек ияләштерергә?

Л.Б.: - Бала гаиләдә яратуны тиешле дәрәҗәдә алып бетермәгән булса, баланы социумга җибәрү авыр. Бу хакта алдарак сөйләдем инде.

Ләйлә, КФУ студенты:

- Очрашып йөргән егетемне бик нык яратам, ул да мине ярата. Кияүгә чыгарга да ризамын. Әмма куркам. Еллар узу белән бу хисләр югалыр, көнкүреш проблемалары басып китәр дип уйлыйм.

Л.Б.: - Еллар узу белән, ярату, әлбәттә, икенче планга күчә. Мәхәббәт юкка чыкмасын өчен, ир дә хатын да бер-берсенә гашыйк булган вакытагы сыйфатларын саклап калырга тиеш. Бу кызның киләчәк өчен борчылуына шатмын. Димәк, ул гаиләсендә дә булачак ситуациягә битараф түгел. Әмма шик-шөбһә теләсә нинди мөнәсәбәтләрне җимерергә сәләтле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100