Мәрьям яшь иде. Яшь кенә түгел – амбицияле, эчендә тынгысыз ут янган кыз иде ул. Аның зурдан-зур хыялы – телевидениедә эшләү. Камера артындагы тормышны, эфир алдыннан туган киеренкелекне, яңалыкларның ничек туа баруын үз күзләре белән күрергә тели иде ул.
Резюмеларын дистәләрчә редакциягә җибәрде. Көннәр үтте, атналар алышынды. Кайберәүләр бөтенләй җавап бирмәде, кайберләре формаль хат белән генә чикләнде. Һәм менә – бердәнбер чакыру. Башка шәһәрдән. Озак уйлап тормады Мәрьям: юл сумкасын җыйды да чыгып китте.
«Тугызынчы канал» телерадиокомпаниясе бинасына ул иртәнге ыгы-зыгы вакытында килеп керде. Монда бөтенесе ашыга, һәркемнең үз эше, үз җаваплылыгы. Аны хәбәрләр редакциясенең мөхәррире Рәшит каршы алды. Ул үз эшенә чумган иде: берсе аңа сорау бирә, икенчесе сюжет темасын тәкъдим итә, өченчесе эфир вакыты турында искәртә. Һәм барысы да аны тыңлый.
Мәрьям шул дөньяга кушылырга теләде. Ләкин тиздән аңлады: теория белән практика арасында упкын бар икән. Ул әле эш тәртибен, темпны, таләпләрне ахыргача аңлап җиткерми иде. Шуңа күрә аңа башта җиңелрәк эшләр бирделәр: журналистлар өчен адреслар табу, шалтыратулар кабул итү, мәгълүматны теркәп бару. Мәрьям зарланмады. Бер дә җиңел булмаган, әмма үзенә бик тә кызыклы тоелган һөнәрдә үзен күрсәтәсе килде.
Бер көнне редакциядә хәбәр таралды: һава торышын алып баручы тележурналист китә, һава торышын «Хәбәрләр» алып баручысы гына укып үтәчәк икән... Күпләр бу яңалыкны битараф кына кабул итте, ә Мәрьям өчен бу – форсат иде. Ул үзен сынап карарга теләде. Һава торышын кызык, җанлы итеп сөйләргә мөмкин бит, дип уйлады ул.
Аның беренче туры эфиры килеп җитте. Камера кабынды, утлар янды… Һәм Мәрьям каушап калды. Тавышы калтырады, сүзләре буталды. Ул эфирдан чыккач, тиргә батып беткән иде: «Бетте, мине эштән җибәрәчәкләр», – дип уйлады ул.
Шул кичне ул отель номерына кайтып, дус кызы белән телефоннан сөйләшә башлады. Эчен бушатасы килде. Кинәт ишек шакыдылар. Каршында – Рәшит. Көтмәгәндә, тыныч кына елмаеп басып тора.
– Курыкма, – диде ул. – Беренче эфир һәркем өчен дә авыр. Ә синең күзләреңдә ут бар. Теләсәң, журналист буларак сюжетлар эшләп карыйк. Хәзер орышырмын, ачуланырмын дип уйладыңмы? Мин сине яңа эшкә билгеләвемне генә әйтергә килдем, – дип, Рәшит инде китеп тә барды.
Мәрьям ышанмады. «Мине әле генә яңа вазифага күтәрделәр ахры, Лилиям!» – дип телефоннан әйтте ул дус кызына.
Рәшит Мәрьямдә ниндидер өмет күрде. Ул аңа монтаж серләрен ачты, сюжет коруның нечкәлекләрен күрсәтте, сүзне ничек төгәл, ничек җаваплы итеп әйтергә кирәклеген өйрәтте. Мәрьям тыңлады, сорады, эшләде. Дөрес, барысы да баштан ук килеп чыкмады. Бик күп тапкыр Рәшит Мәрьямнең эшләрен кире бора, кайтара иде. Ә инде соңрак аның сюжетларын мактый башладылар.
Рәшит аңа остаз гына түгел иде инде. Алар арасында уртак тел үзеннән-үзе табылды. Рәшит Мәрьямнән 19 яшькә олырак булса да, яшь аралыгы сизелмәде. Аларны уртак һөнәр, уртак дулкынлану якынайтты.
Бер монтаж бүлмәсендәге кичтә артык тавышсыз мәхәббәт кабынып китте. Аннан Рәшит Мәрьямне океан ярындагы өенә алып кайтты. Ул төнне алар бергә үткәрде.
3 айдан алар өйләнештеләр. Икесе дә бәхеттән нур чәчеп, дөньяның барлык авырлыкларына бергә каршы торырга сүз бирештеләр. Әкият кебек башланган бу мәхәббәт тарихы 5 ел буе сокландыргыч матурлык, үзара аңлашу һәм җылылык белән дәвам итте. Ләкин язмышның үз планнары иде: 5 елдан соң бу матурлык көтмәгәндә өзелде дә куйды.
Рәшит, үз һөнәренә тугры журналист буларак, Африкага «кызу ноктадан» сюжет төшерергә китте. Ул барган илдә кинәт тәртипсезлекләр башланды: атыш, этеш-төртеш... Мәрьям эштә телевизор экраныннан, тын да алмыйча, ирен күзәтте. Рәшитнең кыю адымнарын, курку белмичә атышлар астында туры эфирдан эшләвен күреп, аның өчен горурлык та, чиксез курку хисе дә кичерде.
Әмма... Берничә минуттан хәбәрләрдән Рәшитнең һәлак булуы турындагы коточкыч сүзләр яңгырады.
Бу вакытта Мәрьям катып калды. Дөньяның барлык тавышлары юкка чыкты, тирә-яктагы кешеләр – коллегалары – йөгереп килеп, аны юатырга, нидер әйтергә тырыштылар. Ләкин Мәрьям берни ишетмәде. Аның күз алдында һаман да иренең соңгы кадрлары, ә колагында – атыш тавышлары... Аның аяклары астында җир урталай ярылгандай, һәм ул шул кара упкынга, җир уртасына төшеп киткәндәй булды. Биш еллык әкият, иң югары нотасында өзелеп, Мәрьямнең җанында мәңгелек салкын тынлык калдырды.