news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туры эфирда кешеләргә балта белән һөҗүм иткән егетне 75 елга төрмәгә утыртканнар

news_top

Төркия суды кафеда кешеләргә пычак һәм балта белән һөҗүм иткәнен социаль челтәрдә туры трансляциядә күрсәткән 19 яшьлек егетне 75 ел һәм 5 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта Sabah газетасы хәбәр итә, дип яза «Аргументы и факты».

Бу хәл узган елның августында булган. Җинаятьче очраклы 5 ир-атны яралап өлгергән. Прокуратура аны «Кеше үтерергә омтылу» һәм «Тирә-юньдәгеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына кую» маддәләре нигезендә 108 ел төрмәгә утыртуны таләп иткән.

Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары, егет онлайн-уен белән «илһамланган» булырга мөмкин, дип фаразлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар