Туры эчәк яман шешенең беренче билгеләре нинди?
Эчәклектә яман шеш үсеп ятканда, кеше аны тоймаска да мөмкин.

Туры эчәктә яман шеш үсә башланганда, аның симптомнары булмый диярлек, кеше авырту да тоймый. Табиб-онколог, медицина фәннәре докторы Даниил Маркарьян сүзләренчә, авыруның беренче билгеләре була. Ул бу хакта «АиФ» белән әңгәмәдә сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, диагноз куйганга кадәр кеше корсагында сәер тойгылар сизәргә һәм гадәти булмаган бүлентек чыгуны күрергә мөмкин.
«Озак вакыт кан югалтуны сизми калу канда тимер җитешмәү һәм анемиягә китерергә мөмкин, шулай ук хәлсезлек, сулыш кысылу, тән тиресе аксыл төскә керү ихтимал», — ди табиб.
Колоректаль яман шешнең төп билгеләре — эчәклектән кан сарку (аның төсе һәм нинди ешлыкта булуы мөһим түгел), хроник эч китү яки эч кату көчәю, эч авырту, тышка чыгу формасы үзгәрү, анемия барлыкка килү, ди табиб.
Маркарьян искә төшергәнчә, онкологияне скрининг тикшерүләре вакытында ачыкларга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.