Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Турны кемнән алу арзанракка төшә: туроператорданмы, турагентлыктанмы?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә

news_top_970_100
Турны кемнән алу арзанракка төшә: туроператорданмы, турагентлыктанмы?
– Үзләрен бик текә клиентка санаган клиентлар, туроператор сайтына керә дә 100 мең сумга юллама таба. Аңа кадәр шалтыраткан агенлык та аңа шул ук кунакханәне шул ук бәягә тәкъдим иткән була. Димәк, агентлыклар ни хисабына яши соң? Алар оператор биргән комииссия хисабына яши. Әмма аның аерым нюанслары бар. Туроператор - эре компания. Аның аркылы юллама алганда барысы да интернет аша эшләнә: килешүләр, документ күчермәләре, фотолар. Әгәр теге яки бу кыенлыклар килеп чыкса, нишләргә? Билгеле, 8 -800... дип башланган ниндидер федераль номерга шалтырата башлыйсыз. Ә анда сезнең кебек йөз меңләгән турист. Ә турагентлыкка мөрәҗәгать иткән очракта, юллама турыдан-туры раслана, оператор белән элемтәдә буласыз һәм теге яки бу проблема килеп чыкса, бу катлаулы ситуациядән чыгару өчен ул эшли. Ә туроператор телефонында утырган егет яки кызга сезнең проблемагыз беренче генә түгел һәм ул аны тиз арада чишә алмый.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100