Turkvision - 2020 бәйгесендә Татарстаннан Дилия Әхмәтшина катнаша
Ул «Гафу ит, авылым» җырын башкарачак.
Дилия Әхмәтшина 20 декабрьдә Turkvision - 2020 бәйгесендә катнаша. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
Ул Фәүзия Гайнанова һәм Фәрит Әхмәтшин сүзләренә язылган «Гафу ит, авылым» җырын башкарачак. Җырның көен Фәрит Әхмәтшин язган.
«Дилия Әхмәтшина — халыкара бәйгеләр лауреаты, „Милли музыкаль премия“ иясе. Аның исеме фарсы теленнән „җан, йөрәк“ дип тәрҗемә ителә. Аның моңы, татар халык җырларын башкаруның җанга ятышлы стиле бар», диелә бу хәбәрдә.
Инстачылар җырчыга уңышлар тели.