Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туристлык агентлыкларында килешү төзегәндә нәрсәләрне белергә кирәк?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.

news_top_970_100
Туристлык агентлыкларында килешү төзегәндә нәрсәләрне белергә кирәк?
- Турагентлыкка килгәч, оператор сезнең белән килешү төзи. 1 июльдән барлык кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче оешмаларда чек чыгарып бирә торган касса аппараты булырга тиеш. Әгәр бу касса юк икән, борылыгыз да китегез. Касса аппараты юк икән, агентлык “кара” янчыкка эшли дигән сүз. Бу очракта, берәр катлаулы ситуация килеп чыкса да, берни эшләп булмый. 

Әгәр касса бар икән, килешү шулай ук мөһим шарт. Аның берничә шарты бар. Турагентлык белән килешүдә туроператорның кем икәне, туроператорның иминият компаниясе һәм иминиятләү суммасы күрсәтелергә тиеш. Бу, туроператорга карап, 10, 20, 30, 50 млн сум булырга мөмкин. 

Әгәр әлеге күрсәткечләр бар икән, курыкмыйча түләргә һәм кайсы туроператор аша ялга баруыгызны белеп, тынычлап кайтып китәргә мөмкин. Шулай ук килешүдә сезнең исем-фамилия, ялга баручы кешеләр саны, кунакханә исеме, бүлмәләргә ничек керүегез күрсәтелергә тиеш. 

Клиентлар күпвакытта килешү кәгазен укып тормый, имза куя да вәссәлам. Ә берәр нюанс килеп чыкса, килешүне карый башлый, әмма анда бу хакта язылмаган була. Шуңа күрә килешүдә алда санаган пунктларны һәм очып китү датасын, ашау тәртибен карарга кирәк. Бу авыр эш түгел, ул нибары ике абзацтан тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100