Туристлык агентлыклары тур сатканда нәрсә өчен җаваплы?
Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.
- Ул тур турындагы мәгълүматны дөрес итеп җиткерү буенча бурычлы. Бу туристлык эшчәнлеге турындагы 132 номерлы Федераль Законда язылган. Дөрес мәгълүмат нәрсә ул? Бу - очып китү датасы, кунакханә исеме, категориясе, туклану төре, иминиятләү, трансфер, ил үзенчәлекләре, кирәкле прививкалар. Болар турында туристлык агентлыгы җавап бирә.
***
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.