
Чит илгә барганда туристларга үзләре белән алырга кирәкле әйберләр исемлеге «Челнинские известия» газетасында чыкты.
- Иң мөһиме: барлык документларны барлап чыгарга кирәк. Үзегезнең һәм бөтен гаиләгезнең чит ил паспортлары калмасын.
- Әгәр бала белән очасыз икән, аның туу турында таныклыгы күчермәсе һичшиксез кирәк. Әгәр фамилияләрегез төрле булса, бала белән туганлыкны исбатлау өчен, никах турында яки аерылышу турында таныклыкның күчермәләрен ясарга кирәк. Ялга оныгыгызны алып барсагыз, әти-әнисенең нотариуста расланган ризалыгы булырга тиеш. Кайбер илләргә барганда бу документның инглиз теленә тәрҗемәсе дә кирәк.
- Аэропорт урнашкан шәһәрдә төн кунарга кирәк булган очракта, Россия документларының оригиналлары һәм күчермәләре кирәк. Чит ил паспорты белән Россия кунакханәләренә кертмиләр.
- Әгәр турны турагентлыкта сатып алган булсагыз, гаиләдәге һәр әгъзага авиаочыш өчен маршрут квитанцияләре, кунакханәгә ваучер, трансферга ваучер, медицина иминияте документларының тулы пакеты булырга тиеш.
- Беренче чиратта кирәкле дарулар: авыртуны баса торган дарулар, электрон градусник, антигистаминлы, температура төшерә торган, эч киткәннән һәм косудан дарулар, юлны авыр кичерсәгез күңел болганудан (от укачивания) дарулар алыгыз. Эссе илләргә барсагыз, һичшиксез, кояштан саклый торган кремнар кирәк. Хроник авыруларыгыз булса, юлга кирәкле әйберләр турында табиб белән киңәшегез. Олы яшьтәге кеше өчен тонометр кирәк. Әгәр дарулар сыек икән, һәм алар самолетта очканда кирәк булса, аларны тышлыгы белән бергә алырга кирәк, күрсәтүне сорарга мөмкиннәр.
- Чемоданны ябар алдыннан әйберләр өстенә контакт мәгълүматлары: исем, фамилия, телефон номеры, электрон почта адресы язылган кәгазь куегыз.
- Уңайлы кием кияргә кирәк һәм үзегез белән җиңелчә ветровка һәм свитер алыгыз: самолет югарыга күтәрелгәч салкынча булырга мөмкин, ә стюардессаларда кайвакыт пледлар саны чикле була.
- Әгәр бала белән булсагыз, кул йөгенә алмаш футболка һәм оеклар салыгыз. Балалар самолетта еш кына оекчан йөгереп йөри, йоклап китсәләр, тирләргә дә мөмкиннәр. Запас киемнәр самолеттан чыкканда кидертергә кирәк була.
- Юлда капкалап алу өчен ризык алыгыз, хәзер рейслар еш тоткарлана һәм шуңа күрә капкалап алырга ризык булса яхшырак. Кайбер очракларда ризыкны үзең белән самолет бортына да алып керергә ярый. Чартер рейсларда кайнар ризык гел булмый. Шуны истә тотарга кирәк: кул йөгендә сыеклык 100 мл дан артмаска тиеш. Искәрмә – балалар ризыгы.
- Аэропортка иртәрәк – очып китәргә 2-3 сәгать кала килегез. Рейска регистрация очышның билгеләнгән вакытына 3 сәгать кала башлана һәм 40 минут кала төгәлләнә. Очып китү аэропортындагы онлайн-таблодан очып китү вакытын карап торыгыз. Соңга калганда җитди күңелсезлекләр яный, хәтта утырту төгәлләнергә дә мөмкин.