news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туристлар утырган көймәгә вулкан лавасы төшкән - видео

Бу кешеләр вулкан атуны карау өчен, океанга "лава турына" чыккан булган.

news_top
Туристлар утырган көймәгә вулкан лавасы төшкән - видео
Гавай утраулары янында туристлар утырган көймә вулкан атудан зыян күргән. Лавадан оешкан бомба төшеп, көймәне тишкән. Бу турыда "Вести" телеканалы хәбәр итте.
  • Гавай утрауларындагы Килауэа вулканы - планетада иң актив вулканнарның берсе. Меңнәрчә йорт ишелгән, чыгу юллары җимерелеп беткән, утрау җир йөзеннән юкка чыгарга мөмкин, дип хәбәр иткән идек.
29 кеше утырган көймә экскурсиягә чыккан булган. Алар белән 3 экипаж әгъзасы да барган. Бу кешеләр вулкан атуны карау өчен, "лава турына" чыккан.

Туристларның берсе лава океанга төшкән мизгелне видеога төшергән.

Лава океанга төшеп таралу мизгелен караучылар утырган көймәгә бейсбол тубы кадәрлек лава бомбасы төшкән. Көймәнең түбәсе тишелгән. 23 кеше имгәнгән. Шуларның 13ен хастаханәгә озатканнар. Тагын 10 кешегә урында хемзәт күрсәткәннәр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар