Таиландта туристлар утырган автобус авариягә очраган. Салондагы 19 пассажир һәлак булган. Тагын 30 кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Фаҗига Прачинбури провинциясендә – Бангкоктан 120 км ераклыкта була.
Экскурсия төркемендә 200 кеше була. Аларны Районг провинциясенә алып баралар. Бер автобус идарәсен югалта, бетон коймага бәрелә һәм әйләнеп каплана. Аның түбәсе бөтенләй аерылып чыга.
Коткаручылар мәетләрне 40 машина белән алып кайта, диелә хәбәрдә.