news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туристлар өстенә кыя ишелеп төшкән - тау җимерелү мизгеле видеога эләккән

Имгәнүчеләр арасында балалар да бар. Тау токымы астында калган кешеләрне этләр белән эзлиләр.

news_top
Туристлар өстенә кыя ишелеп төшкән - тау җимерелү мизгеле видеога эләккән
13 сентябрьдә Грециядәге популяр курортагы пляж өстенә кыя ишелеп төшкән. Закинф утравындагы туристлар ярата торган Наваджио комлыгындагы вакыйга турында "Вести" каналы хәбәр итте.

Әлеге комлыкка бары тик су аша гына килеп була. Ул барлык яктан да кыялар белән уратып алынган. Кыя биредә ял итеп ятучылар өстенә ишелеп төшкән. Ял итүче алты кеше, тау токымнары астында калып, имгәнгән. Алар арасында ике бала да бар.

Тауның бер өлеше диңгезгә килеп төшкән. Барлыкка килгән дулкыннан берничә көймә капланган.

Хәзерге вакытта имгәнүчеләрнең барысын да тапканнар, эвакуацияләгәннәр. Коткаручылар бригадасы, этләр ярдәмендә, кыя калдыклары астында кешеләр калмады икән дип эзли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар