Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туристлар өчпочмак сүзен беренче тапкырдан әйтә алмый» - Казанда кышын кая барырга?

Җәйге матур көннәрдә генә түгел, кыш көне дә Казанны карарга килгән туристлар байтак. Гадәттә, республикабызга якын урнашкан шәһәрләрдән күп киләләр. Яңа елда кунаклар күп булырмы? Кышкы каникулларда кая барып булачак? Сүз әнә шул хакта.

news_top_970_100
«Туристлар өчпочмак сүзен беренче тапкырдан әйтә алмый» - Казанда кышын кая барырга?
Рамил Гали

«Казан безне нык тәэсирләндерде»

Глызиннар гаиләсе Ижевск шәһәреннән. Алар Казанга еш киләләр.

Глызиннар белән 2018 елда таныштым. Гаиләләре белән беренче мәртәбә Казанны күрергә килүләре иде. Бу вакытта әле малайлары кечкенә, 6 яшьлек кенә. «Футбол буенча кайбер матчлар Казанда узачагын белгәч, без барырга карар кылдык. Өч көн дәвамында Казанны карап, хозурланып йөргән истә. Бик матур, гүзәл шәһәр икән, әле тагын киләчәкбез», — дип сөйләнеп кайтып киткән иде алар.

Озак та үтмәде, декабрь аенда безгә яңадан килергә җыенуы турында хәбәр җибәрде Глызиннар.

«Без Казан турында сокланып сөйләгәнебезне әни кызыгып тыңлап торган. Эх, бер күрәсе иде дип әйткәч, без шуннан соң кышкы каникуллар җитүгә, аны да алып бардык, Казанның матурлыгын күрсәтеп кайттык. Бауман урамы буенча, Казансу елгасы буйлап җәяү йөрдек. Кабан күле буйлап сәяхәт иттек, эре сәүдә үзәкләрендә яңа кибетләрдә булдык, — дип сөйли Анастасия Глызина. — Яңа шәһәр белән танышу, Казанны күрү бәхете безне нык тәэсирләндерде.

Шуннан соң без ел саен каядыр чыгып китә башладык. Әле дә кышкы каникулларга балалар белән махсус әзерләнәбез. Ел да яңа шәһәр белән танышып кайтабыз. Узган ел, мәсәлән, Пермьдә Яңа елны каршыладык. Безнең хезмәт хаклары зур түгел. Шуңа күрә, еш сәяхәт итеп, еракка барып булмый. Мин балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшлим, ирем машина йөртә. Балаларыбызны каядыр алып бару, яңа урыннар белән таныштыру өчен әллә никадәр зур суммалар җыя алмыйбыз. Тик сәяхәтләребезне малайлар бик ярата. Алар бер сәяхәттән кайтуга икенчесенә бару өчен акча җыярга тотына, киләсе шәһәрне сайлый. Бу үзенә күрә бик кызык. Барасы шәһәрнең картасын табалар, өйрәнәләр, матур, карардай урыннарын барлыйлар». 

Быел Настя гаиләсе белән яңадан Казанга килергә җыена икән. Казанның үзенә тарту көче зур.

«Матурлыгы белән сокландыра, әллә нинди рухи көче бар, үзенә җәлеп итә торган шәһәр», — дип сөйли ул. 

«Туристлар өчпочмак сүзен беренче тапкырдан әйтә алмый»

Глызиннар кебек Казанны карарга килүчеләр байтак. Елдан-ел туристлар саны арта. Инде шәһәр буенча гына түгел, республика буенча сәяхәткә чыгалар. Казаныбызны карарга килүче туристлар өчен аерым бер туризм индустриясе оештырылган. Аларны агентлыклар аша каршы алалар, гидлар, экскурсоводлар озатып йөри, такси машиналары кирәкле урынга илтә, төнне уздыру өчен кунакханәләр бар, истәлеккә алу өчен сувенирлар сату урыннары оештырылган. Казан буенча туристик сәяхәт итү, гадәттә, мәркәзебез үзәгеннән, Кремль территориясеннән башлана.

Индивидуаль экскурсияләр алып баручы гид Венера Акиловская кышкы экскурсияләрнең кайсы ягы белән үзенчәлекле булуы хакында сөйләде.  

Казан кыш көне аеруча матур. Яңа ел уңаеннан башкалабызда урнашкан төп истәлекле тарихи урыннар бәйрәмчә бизәлгән була. Шәһәр төрле төсле утлар белән ялт-йолт килә, әллә каян күренеп балкып тора. Мэрия тарафыннан оештырылган төрле мәдәни чараларда халык рәхәтләнеп ял итә, бәйрәм мәйданчыклары гөрли. Бу вакытта туристлар да күп килә. 

Кем соң ул Казан туристы? Безгә нинди максат белән, кайдан килә? 

Казан туристы, беренче чиратта, шәһәребезнең меңьеллык тарихы белән кызыксына торган кеше.

Казан шәһәре белән авиаэлемтәләр булган урыннардан аеруча күп киләләр. 

Балалар белән кышкы каникулларда килүчеләр күпме? 

Кунакларыбыз гаиләләре, балалары белән бик еш киләләр. Алар күбесенчә аквапаркка бара, цирк карый, курчак театры спектакльләре белән таныша, төрле балалар үзәкләрендә (әйтик «Кидспейс»та) күңел ача.

Туристларның экскурсия вакытында кызыклы сораулар биргәне бармы?

Индивидуаль экскурсия алучы өчен тарихны белү, шәһәр тарихын ишетү бик кадерле. Шуңа күрә сөйләгән һәр вакыйга, факт, бина тарихы, шәхесләр язмышы хакында зур игътибар белән, йотлыгып тыңлыйлар. Шунсыз шәһәр тарихын белү мөмкин дә түгелдер. Туристларның сүзләрен искә төшерсәк, әйе, шәһәрдә урнашкан күп кенә паркларда рәхәтләнеп ял итеп, матур чиста урамнарыбыз буенча акрын гына атлап, төрле кафеларга кереп, тәмле ашап вакытны күңелле үткәреп була. Әмма чынлыкта Казанны белү өчен бу гына җитми. Экскурсиядә катнашканнан соң шәһәр бөтенләй башка яклары белән ачыла башлый дип сөйли алар. 

Шунысы кызыклы, Сөембикә манарасының бераз төшә башлаганын, азрак авыш булуын туристлар сизмиләр. Мин әйткәч кенә игътибарга алалар. Аннан соң, өчпочмак сүзен беренче тапкырдан ук дөрес итеп әйтә алмыйлар. Берсендә туристлар үзләренчә кыскартып, «чпоки-чпоки» дип тә атадылар әле. Шулай ук Кремль территориясенең кайбер урыннарын «Иван Васильевич меняет профессию» фильмында төшерелгән аерым кадрлар белән дә чагыштырганнары бар.

Бер үк туристларның яңадан Казанга килгән очраклары буламы? 

Безгә яңадан бик еш киләләр. «Әле китәргә дә өлгермәдек, инде яңадан сезгә кунакка барасыбыз килә», — дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Мин үткәргән экскурсияләрдән соң шәһәребезгә ел саен килә башлаучылар да бар. Аларга Казан үзенең яшьлеге, шул ук вакытта бай тарихлы, көчле рухы һәм уңай мохите, кунакчыллыгы белән бик ошый.

Килгән кунакларга Казан тагын кайсы ягы белән ошый? 

Туристлар дин тынычлыгына, православие храмнарының һәм мөселман мәчетләренең янәшә торуына бик гаҗәпләнеп карый. Аннан соң шәһәр буенча урнашкан борынгы православие храмнарының күп булуына таң калалар. Бу храмнарның ничек, кайчан төзелүләре турында без шул экскурсияләрдә туристларга аңлатабыз.

Иң истә кала торган һәм еш фотога төшә торган урыннардан — Кол Шәриф мәчете. Туристлар шулай ук татар милли ризыкларын да бик яраталар.

Казанда экскурсиядә булганнан соң күчеп килергә теләк белдергәннәре бармы?

Әйе, андыйлар күп, барысы да диярлек теләк белдерә. Алар фатир, йорт бәяләре белән кызыксыналар. Әмма киләчәктә күчү-күчмәүләре турында төгәл әйтә алмыйм шул. 

Туристлар, гадәттә, кайда туктала?

Шәһәребездә килгән кунакларга тукталыр урыннар күп, кемдер фатирны арендага алуны кулай күрә, хостел, отельләрдә яшәүчеләр дә бар.

Сезнеңчә, Казанны ничә көндә карап бетереп була?

Шәһәребез белән 3 көндә танышырга мөмкин. Аннан соң инде шәһәрдән читкә чыгарга, шул урыннарда экскурсияләр узарга була.

Казан, Татарстан истәлеге итеп туристларга үзләре белән нәрсә алып китәргә тәкъдим итәсез?

Милли ризыкларыбызны алырга киңәш итәм. Һәм, әлбәттә, күңелләренә хуш килгән берәр сувенир. Моның өчен шәһәребездә урнашкан сувенирлар кибетләрендә сайлап алу мөмкинлеге зур.

Кыш көне Казанда ничек ял итеп була?

  • «Казан» гаилә үзәгендә урнашкан Яңа ел чыршысын карап үтәргә мөмкин.
  • Шәһәребездә иң матур бизәлгән урыннар буенча автобуста йөрергә була. Әлеге экскурсия «Төнге Казан утлары» дип атала. 
  • Казан музейларында театральләштерелгән чаралар күп оештырыла. Аларда катнашырга мөмкин.
  • «Казан» ат чабышы комплексы территориясен карап үтә аласыз. Анда ел саен бәйрәм чаралары, ярминкәләр, балалар өчен кышкы уен урыннары махсус оештырыла.
  • Кремль территориясендә Спас манарасы ел саен якты утлар белән бизәлә. Бу үзенә бер үзгә, сихри күренеш.
  • Казанда опера театры гөрләп эшли, татар, рус театрлары кышкы каникулларда балалар өчен дә махсус спектакльләр куя. 
  • «Әкият» курчак театрында балаларның каникул чорына дип махсус әзерләнәләр. Балаларны әлеге спектакльләрне карарга алып барырга мөмкин. 
  • Мәркәзебез паркларга бай. Анда кышкы каникулларның һәр көнендә нинди дә булса күңелле чара булмый калмый.
  • «Әмәт урманы» паркында, «Комсомольский» паркы урманнары буенча чаңгычылар өчен яхшы гына юллар салынган.
  • Кремль астында, Казансу елгасының яр буйлап җәяүләп яки тимераякта шуарга мөмкин. Тимераякта Черек күлдә дә йөреп булачак. Казан федераль университет астында урнашкан әлеге парк ел саен күп балаларны тимераякка бастыра, йөрергә өйрәтә. 
  • Казан үзәгендә урнашкан циркка барырга, аттракционнарын карарга мөмкин. 
  • «Ривьера» аквапаркында җәйне бер искә алып, су коенып кайтырга була.
  • Казанда иске һәм яңа зоопарк булуын да искә төшерик. Анда бихисап җәнлекләрне карап үтәргә мөмкин.  
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100